+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 июль 2023, 23:03

Чираттагы “Транспорт сәгате” узды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән “Транспорт сәгате” форматындагы киңәшмәдә төбәк юл челтәрен тоту һәм үстерү буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Чираттагы “Транспорт сәгате” узды
Чираттагы “Транспорт сәгате” узды

Төп темаларның берсе - 2024-26 елларга ремонт планына кертелгән "фонлы" юллар исемлеген булдыру. Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге трассалар участокларының беренчел исемлеген тәкъдим итте. Исемлек нигезендә Башкортстанда 351,4 километр озынлыктагы автомобиль юлларын тәртипкә китерергә планлаштыралар. Шул ук вакытта иң эре проектларны 2026 елга кадәр берничә этапта башкарачаклар.

- Сезнең йөкләмәгез буенча, Радий Фәритович, без шулай ук Башкортстанның төньяк-көнчыгыш районнарында иң проблемалы участоклар исемлеген сорадык. Якын арада урындагы администрацияләр белән берлектә ремонт өчен өстәмә 400 миллион сум акча юнәлтәчәкбез, - дип өстәде Александр Клебанов.

Аннары «Транспорт сәгате»ндә катнашучылар республика юлларында санлы контроль системасын үстерүне карадылар. Башкортстанда юл хәрәкәтен оештыру үзәге (“ЦОДД”) җитәкчесе Мансаф Низакаев хәбәр иткәнчә, төбәктә юл полотносының сакланышын тәэмин итү өчен 13 автоматлаштырылган комплекс эшли, алар рөхсәт ителә торган йөкләнешне арттыруны, шулай ук транспортның габаритлы параметрларын арттыруны терки.

Киңәшмә көн тәртибенең тагын бер мәсьәләсе - 2023-24 елларда Башкортстан башкаласының 450 еллыгына әзерлек кысаларында Уфаның урам челтәрен ремонтлау барышы. Уфа шәһәре хакимиятенең Юллар һәм ясалма корылмаларны төзү, ремонтлау идарәсе башлыгы Константин Паппе сүзләренчә, бу елда гомум озынлыгы 11 километр булган 13 участок ремонтланачак.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев шулай ук "Кашкадан" иҗтимагый киңлеге торышы турында сөйләде. Узган атнада күлдә су дәрәҗәсен саклау өчен өстәмә суүткәргеч салынган.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: