+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 август 2023, 09:33

Эфир тарихы — еллар күзлегеннән

Республикада иң беренче радиотапшырулар заманны чагылдырган, киләчәкне күзаллаган.Радионы безнең илдә урыс галиме Александр Степанович Попов уйлап тапкан. Электр дулкыннарын кабул итүче җиһаз дөньяда беренче тапкыр Санкт-Петербургта 1895 елның 7 маенда күрсәтелә.

Эфир тарихы — еллар күзлегеннән
Эфир тарихы — еллар күзлегеннән

1919 елда Кызыл Армиянең аерым өлешләре көчләре тарафыннан Уфада К. Маркс урамындагы хәрби плац территориясендә беренче радио кабул итү-тапшыру станциясе төзелә. 1925 ел башына БАССРда җиде радиостанция була: Уфада, Бөредә, Бакалыда, Белоретта, Зилаерда, Стәрлетамакта, Бәләбәйдә.

1927 елның 7 ноябрендә Бөек Октябрьнең 10 еллыгына беренче дәүләт радиостанциясе РВ-22 файдалануга тапшырыла. Шул вакыттан башлап бөтен Башкортстан территориясендә даими тапшырулар башлана. Диктор Е. Д. Цибульская аларны: “Тыңлагыз! Тыңлагыз! Башсовнаркомның Уфа киңкүләм тапшырулар станциясе сөйли!” – дип башлый торган була. Радиостанция 730 метр дулкынында эшли, Мәскәүдән тапшыруларны ретрансляцияли.

1928 елның 1 августында Башрадиокомитетының даими тапшырулары башлана. Радио совет иле халкының идея һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрүнең көчле чарасы булып тора.
1931 елның 1 маенда әлеге бәйрәм уңаеннан 250 радиоузелга 30 Вт куәте белән беренче Уфа радиотрансляция узелы файдалануга тапшырыла. Ул Ленин һәм Коммунистик урамнары киселешендә ике катлы бинада урнаша. Монда П. Н. Усачев, А. А. Бойков, А. В. Попова, Е. В. Морозов эшләгән.

1932 елдан Уфа һәм республиканың аерым районнары белән элемтәсе өчен кыска дулкыннар киң кулланыла башлый. Уфа үзәк телеграфында 40 ваттлы кыска дулкынлы тапшыручы, ә кайбер районнарда 10 ваттлы тапшыручы урнаштырыла (беренче чиратта Уфа белән элемтәсе булмаган районнарда). Үзенең аз куәте аркасында РВ-22 радиостанциясе сигналлары Уфадан ерак районнарга барып җитми. Шуңа башкалада куәтлерәк РВ-37 радиостанциясе монтажлана. Ул Лутовиновның ял йорты янында урнашкан була (әлеге “Зеленая роща”).
1934 елның июнендә РВ-37 радиостанциясе даими радиотапшыруларга керешә. Коллективны Г. И. Швецов җитәкли, ул элегрәк радиотрансляция узелы начальнигы булып эшләгән була.
1941 елда Мәскәүдән СССРның аерым шәһәрләре белән элемтә өчен 25-50 һәм 19-31 метр дулкын диапазонында эвакуацияләнгән берничә кыска дулкынлы ДРК-150 радиотапшыручыны Уфадагы РВ-37 бинасына урнаштыралар. Уфа районының Дмитриевка авылында РВ-37 радиостанциясенең кабул итү пункты төзелә. Баку, Ташкент, Алма-Ата, Владивосток, Куйбышев, Мәскәү, Ырынбур, Хабаровск белән радио элемтәсе барлыкка килә.

1941 елда немецлар Мәскәүгә якынлашу белән Коминтерн исемендәге 500 Вт куәте булган РВ-1 радиостанциясен Ногинскидан Уфага эвакуациялиләр. Аны Глумилино авылында (хәзерге Уфаның Октябрь районы) Урман техникумы бинасында урнаштыралар. Радиостанцияне монтажлау һәм дүрт мачта урнаштыруны 1200 кеше башкарган. 1942 елның 1 маенда РВ-1 радиостанциясе сынау тапшырулары үткәрә, ә 12 июньнән ул Союз тапшыруларының нормаль режимына керә. Үзенең радиотапшырулар челтәренең номиналь куәте буенча РВ-1 сугышка кадәр Европада беренче урынны биләгән. 1942-43 елларда РВ-1 станциясеннән кыска дулкыннарда оккупацияләнгән илләргә һәм фашист блогы дәүләтләренә тәүлегенә 20 сәгать буена 18 Европа һәм Скандинавия халыклары телләрендә антифашист радиотапшырулары трансляцияләнә.

Сугыштан соңгы елларда авылларга радио үткәрүгә, республика районнарында һәм Уфада радиоузелларның куәтен арттыруга зур игътибар бирелә.
1958 елда беренче тапкыр “Идел белән Урал арасында” радиожурналы эфирга чыга. Башкортстанны Татарстан, Чуваш, Удмурт, Мордва һәм Мари АССР халыклары тыңлый.
1959 елда Вэсо-10 радиотапшыручысын Тесла СРВ-30 (30 кВт) белән алмаштыралар, 9 елдан соң куәтлерәк Тесла срв2х20 (50 кВт) радиотапшыручысы урнаштырыла. Яңа техника радиотапшыруларның сыйфатын яхшырта, эшчәнлек зонасын киңәйтә һәм Бөтенсоюз радиотапшыруларының икенче программасын трансляцияләүне тәэмин итә.

1962 елга Уфада шәһәрнең көньяк
(К. Маркс урамы, 15) һәм Төньяк (Ульяновлар урамы, 39) өлешләрендә 10 кВтлы ике радиоузел барлыкка килә.
Алга таба БАССРда радиотапшырулар Уфа радиочелтәрен генераль реконструкцияләү проектына ярашлы үсеш ала, ул, шәһәр үсеше перспективаларын исәпкә алып радиофикация корылмаларында яңа узеллар булдыруны күздә тота.

Шәһәр радиоузелларын автоматлаштыру һәм өч программалы тапшырулар кертү буенча эш тәҗрибәсен яхшырту өчен Ригага белгечләр юллана.
1968 елда республиканың тулаем радиофикациясе нигездә тәмамлана.
1973 елда радиофикациянең яңа генераль схемасы, Уфа төзелеш планына ярашлы рәвештә, станция һәм линия корылмаларын үстерүне һәм искергән җиһазларны интенсив яңартуны күздә тота.
1994 елда үткәрелгән техник кораллану Башкортстан радиосына урта дулкыннардан озын дулкын диапазонына күчү мөмкинлеге бирә: УКВда Радио-2 оештырыла. Шул вакыттан бирле радио башта — тәүлегенә 22 сәгать, хәзер 24 сәгать эшли.

Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: