+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 август 2023, 11:32

"Без Дагстан халкы белән бергә кайгырабыз"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 27 кешенең гомерен өзгән Махачкала фаҗигасе белән бәйле рәвештә Дагстан халкының кайгысын уртаклашты.

"Без Дагстан халкы белән бергә кайгырабыз"
"Без Дагстан халкы белән бергә кайгырабыз"

"Дагстанның тугандаш халкы зур кайгыга дучар булды. Без авырлыкта да, кайгыда да һәрвакыт бергә булачакбыз. Һәлак булганнарның барлык туганнарының кайгысын уртаклашырга һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләрен Башкортстанга чакырырга телим, монда аларга медицина һәм шифаханә ярдәме күрсәтеләчәк", — дип кайгы уртаклашты республика җитәкчесе.

Моннан тыш, Башкортстан Башлыгы барлык тиешле хезмәтләргә хәвефсезлек таләпләрен һәм ягулык саклау нормаларын үтәүгә төбәкнең барлык автозаправка станцияләрен кичекмәстән тикшерүне йөкләде.

Элегрәк хәбәр иткәнчә, Махачкалада автозаправка станциясендә шартлау вакытында 102 кеше зыян күргән, шуларның 27се һәлак булган. 15 августта Дагстанда матәм көне игълан ителде.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: