+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2023, 09:19

Республика юлларында быел ничә юл-транспорт һәлакәте булган?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеотеркәү системасы эше турында фикер алыштылар.

Республика юлларында быел ничә юл-транспорт һәлакәте булган?
Республика юлларында быел ничә юл-транспорт һәлакәте булган?

Башкортстанда юл хәрәкәтен оештыру үзәге (“ЦОДД”) җитәкчесе Мансаф Низакаев хәбәр иткәнчә, бу елның 15 августына республика юлларында 2 055 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 209 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 8 кешегә кимрәк.

Аварияләрнең төп сәбәпләренең берсе – машина йөртүчеләрнең билгеләнгән тизлек чикләрен уздыруы. Шуңа бәйле рәвештә төбәк юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү системасы үстерелә.

Башкортстанда шундый 1 809 комплекс эшли. Агымдагы елның 1 августына алар 3,6 миллионнан артык хокук бозу теркәгән, шул исәптән тизлекне арттыру, каршы хәрәкәт полосасына чыгу, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу һәм башкалар.

- Республикада комплекслар эшен кертү нәтиҗәләре булып машина йөртү культурасын формалаштыру, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү тора, - диде Мансаф Низакаев.

2024 елның 1 гыйнварына кадәр трассаларда Баймак, Благовещен, Ишембай, Нуриман, Хәйбулла һәм Уфа районнары юлларында тагын җиде үлчәү-габарит контроле комплексы эшли башлаячак.

- Юлларга рөхсәт ителгән йөкләнешне арттырган өчен штрафлардан кергән акчаны трассаларыбызны тергезүгә юнәлтәбез. Гомумән алганда, без бу мәсьәләдә тәртип урнаштырабыз. Без очраткан иң зур проблема -
йөк ташучылар машина номерларын ябыштыра башладылар. ЮХХДИ юл-патруль хезмәте экипажларына үлчәү-габарит контроле пунктлары янында дежурлык оештыруны сорыйм, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: