+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2023, 21:23

Алар сайлый да, сайлана да

Быелгы сайлау кампаниясе яшьләрдә зур кызыксыну уятты.

Алар сайлый да, сайлана да
Алар сайлый да, сайлана да

«Сайлаулар-2023» Иҗтимагый матбугат үзәгендә чыгыш ясап, Башкортстанның яшь политологлар Советы рәисе һәм республиканың Яшьләр хөкүмәте башлыгы Вилдан Исәнгилдин 2023 елгы сайлауларда яшьләрнең сайлаучылар сыйфатында да, кандидатлар сыйфатында да катнашуы турында фикерләре белән уртаклашты.

"Яшь сайлаучылар санын безгә тиздән статистика күрсәтер. Әмма бу кампания төрле партияләрдән яшь кандидатларның киң вәкиллеге белән игътибарга лаек. Аларның исемлекләрендә яшьләрнең күп булуы мине гаҗәпләндерде. Бу аларның гражданлык активлыгын күрсәтә", - диде Вилдан Исәнгилдин.

Сәясәт белгече билгеләп үткәнчә, бу кандидатлар, яшь булуларына карамастан, яхшы бэкграундка ия һәм аны җәмгыять файдасына кулланырга тели.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: