+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 октябрь 2023, 19:05

Радий Хәбиров Станислав Поздняков белән очрашты

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков Олимпия советларының Бөтенрусия форумы делегатлары белән очрашты.

Радий Хәбиров Станислав Поздняков белән очрашты
Радий Хәбиров Станислав Поздняков белән очрашты

Чара Уфада 5-8 октябрьдә узачак һәм илнең 80 төбәге вәкилләрен, шул исәптән яңа территорияләр – ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре вәкилләрен үз эченә алачак.

- Сезне Башкортстанда сәламләвемә чын күңелдән шатмын. Русия Олимпия комитеты җитәкчелегенә Уфада Бөтенрусия Олимпия советлары форумын үткәрүне ышанып тапшырган өчен рәхмәт белдерәм, - диде Радий Хәбиров.

Русия Олимпия комитеты президенты, фехтование буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионы Станислав Поздняков Радий Хәбировка кунакчыллыгы һәм Бөтенрусия форумын уздыру мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде

- Башкортстан - физик культура һәм спортны үстерү гә игътибарлы һәм максатчан эш алып баручы төбәкләренең берсе. Шуннан башка зур спорт нәтиҗәләренә ирешеп булмый, - дип билгеләп үтте Станислав Поздняков.

Русия Спорт министрлыгының Киңкүләм спорт һәм физкультура департаменты директоры Максим Уразов Башкортстан Башлыгына Русиядә физик культура һәм спорт өлкәсендә идарә итү дәүләт органы оешуга 100 ел тулуга багышланган юбилей медален тапшырды.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: