+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 октябрь 2023, 14:47

Тәвәккәлләр өчен киртәләр юк

Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Киртәләрне җимереп” II форум-күргәзмә узды.

Тәвәккәлләр өчен киртәләр юк
Тәвәккәлләр өчен киртәләр юк

Әлеге форум Башкортстанда икенче тапкыр үтте. Фойеда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын җиңеләйтүче заманча җиһазлардан, ясалмалардан күргәзмә оештырылган иде. Анда тернәкләндерү чаралары, протезлар, имплантлар, ортопедик аяк киемнәре, “акыллы” җайланмалар белән танышырга мөмкин булды. Шулай ук, биредә инвалидлыгы булган кешеләр үз куллары белән ясаган уенчыклар, сувенирлар, ювелир бизәнгечләр дә куелган иде. Күргәзмәдә илнең 12 төбәгеннән барлыгы 50 компания катнашты.

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү. Яңа проблемалар һәм карарлар” дип аталган пленар утырышны Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт думасы депутаты Михаил Терентьев ачты. “Миннән пленар сессияне алып барырга ярдәм итүне сорагач, бик теләп ризалаштым, чөнки Башкортстан минем өчен һәрвакыт әйләнеп кайтырга теләгән урынга әверелде. Республика Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәт белдерәсем килә, ул барысын да хуплый, ярдәм итә. Форум икенче тапкыр уза. Һәм безнең өчен фикер алышу, яңа тернәкләндерү технологияләрен карау урыны булып тора”, – дип билгеләп үтте Михаил Терентьев.

Уфада үткән форум кысаларында Башкортстан предприятиеләре инвалидларны укыту, яңадан укыту һәм эшкә урнаштыру турында Стратегик башлангычлар агентлыгы белән килешүләр имзалады. “Һәркем өчен ачык” проекты кысаларында инклюзив килешүләр әйдәп баручы 20 компания белән төзелде, алар арасында “Уфа” аэропорты, “Башинформсвязь”, “Иминлек” республика геронтология үзәге һәм шәхси предприятиеләр бар. Эш бирүчеләр мөм­кинлекләре чикле кешеләрне укытырга, алар өчен эш урыннары һәм эш шартлары булдырырга, инвалидлар эшли алырлык җитештерү җиһазлары сатып алырга вәгъдә бирә.

Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков форумда катнашучыларга онлайн-сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ә Стратегик башлангычлар агент­лыгының генеральный директоры Светлана Чупшева онлайн-мөрәҗәгать барышында агентлыкның Русиядә инклюзив өлкә үсешен ничек хуплавы турында тулырак сөйләде.
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәк­ләндерү. Яңа проблемалар һәм карарлар” дип аталган пленар утырышны Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт думасы депутаты Михаил Терентьев ачты.

“Үзенчәлекле” кешеләр белән эшләүнең Башкортстан моделе турында төбәк Башлыгы Хакимияте Җитәкчесе Максим Забелин сөйләде.
– Безнең модель кешенең бөтен тормыш траекториясен һәм аның тирә-як мохите элементларын балачактан ук колачлый. 2019 елдан илдә беренче булып без инвалид балаларны реабилитацияләүгә сертификатлар керттек. Ел саен бу максатларга 50 миллион сумнан артык акча бүленә, быел финанслау күләме 3 тапкыр арттырылды. Нәтиҗәдә, тернәкләндерү хезмәтләре алган балалар саны 3,5 меңгә диярлек артты. Киләсе елдан тернәкләндерүгә һәм өлкән яшьтәге инвалидларга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга сертификатлар бирәчәкбез, – дип билгеләде Максим Забелин.

Форумга мотивация спикеры, эшкуар, балаларга ярдәм фондын гамәлгә куючы, Белоруссиянең Паралимпия җыелма командасы әгъзасы Алексей Талай да килгән иде. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары алдында чыгыш ясады.
Форум өч көн эшләде. Бу вакыт эчендә эшлекле 37 чара, осталык дәресләре узды, уфалыларга һәм кунакларга табиблар консультация бирде, республикада 2012 елдан бирле үткәрелүче “Киртәләрне җимереп” инклюзив иҗат фестиваленең гала-концерты үтте.

Форумга Уфа шәһәреннән килгән Венера Вәлиева-Гыйльметдинова – логопед, дефектолог, нейропсихолог. Педагогик хезмәт юлын 1996 елда саңгырау һәм начар ишетүче балалар өчен 30нчы мәктәп-интернатта башлый. Анда төрле диагнозлы балалар, хәтта инсульт кичергеннәр дә тәрбияләнә, алар белән эшләү яшь педагогка зур тәҗрибә тупларга яр­дәм итә.
Бераздан Вәлиевлар Сипайловодагы фатирларында махсус кабинет җиһазландырып, Венера Фисун кызы шунда балалар кабул итә башлый. Кушнаренко районында да эш башлый, анда инде төрле районнардан ярдәмгә мохтаҗ ба­ла­лаларны алып киләләр. Ата-аналар бу районнарда бел­гечләр сирәк булуга зарлана. Шуңа күрә Венера Вәлиева Кушнаренко район үзәгендә “Сөйләм үзәге” ачарга хыяллана. Әлегә аның укучылары Русиянең төрле төбәкләреннән онлайн укуларга кушыла. Белгеч балаларның сөйләмен ка­милләштерә алуына сөенә, моның өчен төрле укуларда катнаша. “Киртәләрне җимереп” чарасында ул Санкт-Петербургтан килгән атаклы белгеч Олеся Жукова семинарында катнашты.
“Киртәләрне җимереп” II форум-күргәзмәсе эшлекле чараларга бик бай булды, аның нәтиҗәләре дә озак көттермәс.

Резида ВӘЛИТОВА.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: