+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 ноябрь 2023, 20:25

Мәктәпләр янында видеокамералар булачак!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры эфирда видеокүзәтү системалары урнаштыруны сорадылар.

Мәктәпләр янында видеокамералар булачак!
Мәктәпләр янында видеокамералар булачак!
Марат Уелданов Уфа мәктәпләре һәм балалар бакчалары янында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү камералары урнаштыруны сорады.

Радий Хәбиров, “барлык нәрсәне күрүче күз” пәйда булачак, дип вәгъдә итте. Ул ассызыклаганча, 2019 елда Башкортстан юлларында нибары 176 камера булган. Хәзер алар — 1800дән артык. Бу үлем очракларын киметергә ярдәм итте, диде төбәк җитәкчесе. Хәзер видеокүзәтү системалары шәһәрләр эчендә урнаштырыла.

"Мәктәпләр турында сөйләшәчәкбез. Мин Транспорт министрлыгына йөкләмә бирәчәкмен. Әлбәттә, мәктәпләр янында куярга кирәк. Әмма Уфада аларның 200гә якын булуын исәпкә алсак, мәсьәләне тиз генә хәл итеп булмый. Әмма катлаулы трафик булган урыннарга куячакбыз", - дип вәгъдә итте төбәк җитәкчесе.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: