+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 декабрь 2023, 10:20

“Цветы Башкирии” бистәсендә 205 гаилә фатир ачкычлары алачак

Уфада “Цветы Башкирии” бистәсендә барлык биш йортны төзеп бетерделәр. Аларның гомум мәйданы 18 мең квадрат метрдан артык. Якындагы айларда 205 гаилә яңа торактан ачкычлар алачак.

“Цветы Башкирии” бистәсендә 205 гаилә фатир ачкычлары алачак
“Цветы Башкирии” бистәсендә 205 гаилә фатир ачкычлары алачак
- Республиканың, Территорияләрне үстерү фондының һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының уртак тырышлыгы белән моңа кадәр проблемалы дип танылган объектлар төзелеше тәмамланып килә. Уфада тагын ике йортны масштаблы инвестиция проекты кысаларында һәм федераль фонд механизмнары ярдәмендә республика көчләре белән төзеп бетерәсе калды, - дип билгеләп үтте Башкортстан төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Артем Ковшов.

Исегезгә төшерәбез, элекке төзүче "Башстройкомплект" җәмгыяте 2015 елда төзелеш башланганнан соң бер ел узгач “Цветы Башкирии” бистәсендә 11 йорт төзелешен туктатты. 2016 елның мартында төзүчегә карата күзәтү процедурасы кертелде. 2017 елның мартында "Башстройкомплект" банкрот дип танылды. 2021 елның июнендә "Оникс" җәмгыяте Башкортстан Арбитраж судына "Башстройкомплект"ның йөкләмәләрен һәм милкен сатып алырга ниятләве турында гариза белән мөрәҗәгать итте. Шул ук елның декабрендә суд төгәлләнмәгән объектларны һәм күчемсез милекне инвесторга тапшыру турында карар чыгарды.

"ОНИКС" җәмгыяте 2022 елның ноябрь башында объектта төзелеш эшләрен яңадан башлады.

Искәртеп узабыз, бүгенге көндә проблемалы объектларның бердәм реестрында Башкортстанның 17 объекты исәпләнә, 1 меңләп өлешче үз хокукларын торгызуны көтә.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: