+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 декабрь 2023, 11:06

Туризмда без - алдынгы

- Узган елда Башкортстанга 2 миллионнан артык кеше килгән, быел туристлар саны тагын 20% ка арткан. Республика Идел буе округының иң популяр төбәкләре өчлегенә керде, ә курортларга ихтыяҗ буенча илдә лидерлар арасында (5нче урын). Моннан тыш, Башкортстан туристлык тармагына рекордлы федераль финанслауны җәлеп итә алды.Бөрҗән районына туристлар агымы бүген елына 100 меңгә кадәр арткан. Республика Хөкүмәтеннән «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни үзәге янында кунакханә комплексы төзү мәсьәләсен тикшерүне сорыйм.Быел без Чишмә районында Алтын Урданың Турахан һәм Хөсәен-Бәк таш мавзолейлары урынында "Евразия күчмә цивилизацияләр музее"н булдыруга керештек. Бу дөнья дәрәҗәсендәге комплекс булачак.Тулаем алганда, республиканың туристлык потенциалын активрак җәлеп итәчәкбез. Бу өлештә бездә бик күп ниятләр бар. «Торатау» геопаркы территориясен үстерүне дәвам итәбез. Салават Юлаевның 270 еллыгына аның туган җирендә «Салават җире» тарихи-мемориаль комплексын төзиячәкбез. Туристларны җәлеп итүнең яңа нокталары булып Воскресенск бакыр эретү заводы һәм башка сәнәгать туризмы объектлары тора.Кемпинглар, шул исәптән автотуристлар өчен, елга һәм күл ярларында балалар һәм спорт мәйданчыклары булган пляж зоналары төзиячәкбез. Инвесторлар юл буендагы сервисның дистәләгән проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк. Республиканың Туризм министрлыгыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен адаптив туризм программасы белән ныклап шөгыльләнүен сорыйм», - диде Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы депутатлары алдында чыгыш ясаганда.Фото: veteranrb.ru

Туризмда без - алдынгы
Туризмда без - алдынгы

- Узган елда Башкортстанга 2 миллионнан артык кеше килгән, быел туристлар саны тагын 20% ка арткан. Республика Идел буе округының иң популяр төбәкләре өчлегенә керде, ә курортларга ихтыяҗ буенча илдә лидерлар арасында (5нче урын). Моннан тыш, Башкортстан туристлык тармагына рекордлы федераль финанслауны җәлеп итә алды.

Бөрҗән районына туристлар агымы бүген елына 100 меңгә кадәр арткан. Республика Хөкүмәтеннән «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни үзәге янында кунакханә комплексы төзү мәсьәләсен тикшерүне сорыйм.

Быел без Чишмә районында Алтын Урданың Турахан һәм Хөсәен-Бәк таш мавзолейлары урынында "Евразия күчмә цивилизацияләр музее"н булдыруга керештек. Бу дөнья дәрәҗәсендәге комплекс булачак.

Тулаем алганда, республиканың туристлык потенциалын активрак җәлеп итәчәкбез. Бу өлештә бездә бик күп ниятләр бар. «Торатау» геопаркы территориясен үстерүне дәвам итәбез. Салават Юлаевның 270 еллыгына аның туган җирендә «Салават җире» тарихи-мемориаль комплексын төзиячәкбез. Туристларны җәлеп итүнең яңа нокталары булып Воскресенск бакыр эретү заводы һәм башка сәнәгать туризмы объектлары тора.

Кемпинглар, шул исәптән автотуристлар өчен, елга һәм күл ярларында балалар һәм спорт мәйданчыклары булган пляж зоналары төзиячәкбез. Инвесторлар юл буендагы сервисның дистәләгән проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк. Республиканың Туризм министрлыгыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен адаптив туризм программасы белән ныклап шөгыльләнүен сорыйм», - диде Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы депутатлары алдында чыгыш ясаганда.

Фото: veteranrb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: