+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар , 19:00

"Кызыл таң"га язылучы туңдыру камерасы отты

БСТ телеканалының эфирында агымдагы елның беренче яртысына республика, шәһәр һәм район басмалары язылучылары арасында призлар уйнатылды. Бу хакта "Республика Башкортостан" гәзите хәбәр итә.

"Кызыл таң"га язылучы туңдыру камерасы отты
"Кызыл таң"га язылучы туңдыру камерасы отты

Берьюлы ике — «Яңа ел язылу марафоны» һәм «Языл һәм бүләк от» традицион конкурсларының җиңүчеләрен — иртәнге шоу эфирында Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Елена Арямнова һәм «Республика Башкортостан» нәшрият йортының медиа-директоры Ринат Шәйбәков яңгыратты.

Халык меңнән артык язылу квитанциясе җибәргән. Катнашу өчен «Республика Башкортостан» нәшрият йортына кергән ике басмага (республика, район яки шәһәр) еллык яки ярты еллык язылу рәсмиләштерергә кирәк иде (конкурста шулай ук гәзитләрнең электрон версияләренә язылучылар да катнашты).

«Языл һәм бүләк от» конкурсы кысаларында туңдыргыч, робот-тузансуырткыч, ноутбук, телевизор һәм кар чистарту машинасы уйнатылды. Телевизор Ишембай районыннан М. Гатауллинага эләкте. Стәрлетамактан «Кызыл таң»га язылган Г. Курбангулова туңдыру камерасы отты.

Ноутбук Баймак районыннан З. Үзәкинә исемле кешегә китте. Робот-тузансуырткычны Стәрлебаш районыннан Д. Мусина отты. Кар чистарту машинасы Баймактан В. Абдрахмановка китте.

«Яңа ел язылу марафоны» бүләге — туңдыргыч Ишембай районыннан Ф. Заһидуллинага эләкте.

Фото: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: