+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 апрель , 16:40

"Патриот"та юкәлек булачак

Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашты.

"Патриот"та юкәлек булачак
"Патриот"та юкәлек булачак

Аның максаты - Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион агач утырту.

Акция кысаларында үсентеләрне шулай ук республика Хөкүмәте әгъзалары, Херсон өлкәсе губернаторы урынбасары, Русия Хөкүмәте каршындагы Херсон өлкәсе даими вәкиллеге җитәкчесе Владимир Боделан, көч структуралары җитәкчеләре, Белорет һәм Мәләвез районнарыннан унынчы сыйныф укучылары утыртты. Патриот паркындагы аллеяда барлыгы 300 төп яңа юкә агачы барлыкка килде. Моннан тыш, биредә карагай утыртылды. Бу үсентеләрне утырту акциясе Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланды.
"Патриот" паркында төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республиканың яшь кешеләренә Туймазыдан Алан Вәлиевка һәм Мирослав Фазлыевка, Нефтекамадан Ярослав Юламановка һәм Уфадан Егор Стринадкога «Кайнар йөрәк» күкрәк билгеләрен тапшырды. Бүләкне мәктәп укучылары яшьтәшләренең һәм бәлагә эләккән кечкенә балаларының гомерен саклап калуда күрсәткән батырлыклары өчен алдылар.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркын алга таба үстерү буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.
Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Патриот» паркында чаралар үткәрү максаты турында сөйләде.
- Бүген без монда беренче тапкыр Башкорт теле буенча диктант яздык. Парк шул исәптән мәгърифәтчелек функциясен дә үти. Аның территориясендә хәрби әзерлек уза, ирекле хезмәткәрләр, тәрбия эше буенча директор киңәшчеләре җыела. Парк инфраструктурасы төрле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә монда диктант оештырырга һәм язарга булдык, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ә диктант башланыр алдыннан «Патриот»ның алга таба үсеш этаплары турында фикер алыштылар. Киләсе өч-дүрт елга планнар бар әле.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: