+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 апрель , 21:40

Радий Хәбиров "УЮТ"ның эшчәнлеге белән кызыксынды

Бүген Чишмә районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров урындагы торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.

Радий Хәбиров "УЮТ"ның эшчәнлеге белән кызыксынды
Радий Хәбиров "УЮТ"ның эшчәнлеге белән кызыксынды

Аларның берсе - "УЮТ" җәмгыяте территорияләрне төзекләндерү һәм яшелләндерү, юлларны карау-тоту һәм агымдагы ремонтлау, шулай ук чүп җыю һәм чыгару белән шөгыльләнә. Республика Башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен утын белән тәэмин итү буенча йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, предприятиедә утын әзерләүне механизацияләнгән ысул белән оештыралар. Ишегалларын һәм скверларын яшелләндерү өчен «УЮТ» җәмгыяте үсентеләр үстерү белән шөгыльләнә. Теплицаларда петунияләр, бәрхет гөлләре, цинерарияләр, сальвияләр, бегонияләр, зәңгәр шыршылар, кизильниклар һәм төрле спиреялар үсә.

Предприятие директоры Юнир Карачурин 2023 елның җәендә «УЮТ» җәмгыяте вакташ җитештерү буенча ваклау комплексын сатып алган һәм монтажлаган дип сөйләде. Эшкәртү өчен материалны район карьерларының берсеннән китерәләр, анда зур ташлар чыгарыла. Аларны ваткач, барлык кирәкле таләпләргә туры килгән вакташ барлыкка килә. Бу акчаны шактый янга калдыра һәм күбрәк юлларны тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә ваклау комплексы эшли башлаганнан бирле районда 12,5 километрдан артык юл салынган.

Юнир Карачурин билгеләп үткәнчә, бер кубометр вакташның үзкыйммәте - 480 сум, ә сатып алынган инерт материалның кубометры 1 500 сумга төшә.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: