+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 июнь , 14:01

Учалыда су белән хәлләр ничек?

9 июньдә «Кургаш»тагы авариягә бәйле рәвештә Учалы шәһәре буенча салкын су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылган иде.  

Учалыда су белән хәлләр ничек?
Учалыда су белән хәлләр ничек?

Салкын су бирүне туктату сәбәбе — Учалы шәһәренең халыкны һәм сәнәгать предприятиеләрен тәэмин итүче суүткәргече тишелү. 160 күпфатирлы йорт су белән тәэмин итүдән туктатылды.

Оператив киңәшмәдә Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов республика Башлыгы Радий Хәбировка Учалыда су белән тәэмин итүнең өзелүе белән бәйле хәл турында хәбәр итте.

Учалы районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, 9 июньдә 20.00 сәгатькә суүткәргеченең резервын гамәлгә кертү исәбенә Учалы шәһәренең Ленин һәм Сибай урамнары буенча су яңадан бирелә башлаган.

Беренче төзүчеләр, Имангулов урамнарында, Учалы шәһәренең 3нче микрорайоны буенча салкын су бирү сүндерелмәгән, монда суүткәргечнең икенче резервыннан туклану тәэмин ителгән.

10 июньдә бу юнәлештә эшләр дәвам итә. Су белән тәэмин итүне 10 июньдә көннең икенче яртысында яңарту планлаштырыла.
«Учалыводоканал» график буенча автоцистерналар белән су китерүне оештырган.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: