Бүген, 23 августта, Башкортстанның Дүртөйле районында үлемгә китерүче киңкүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Башкортстанның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Дәүләкәндә яшәүче 28 яшьлек кеше "Р-240" юлының 97нче чакрымында «Лада Приора» машинасы руле артында каршы як полосадан килгән "УАЗ" белән бәрелешкән, арытаба аларга «Лада Гранта» да килеп бәрелгән.
"Гранта"ның 54 яшьлек водителе фаҗига урынында үлгән. «Приора» машинасы водителен дәваханәгә алып киткәннәр.
Әлеге вакытта авариянең сәбәпләре билгеләнә.
Юлларда сак булуыгызны сорыйбыз, дуслар!
Фото: ЮХХДИ