+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 октябрь , 15:45

Чайлдфри — мәгълүмати сугышның куркыныч коралы

Сораштыруда катнашкан русиялеләрнең яртысы илдә чайлдфри пропагандасын тыю яклы.

Чайлдфри — мәгълүмати сугышның куркыныч коралы
Чайлдфри — мәгълүмати сугышның куркыныч коралы
“Вебер" Русия халкының нинди кыйммәтләрне уртаклашуын һәм аларның чайлдфри хәрәкәтенә ничек каравын ачыклады. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге (68 проценты) мондый хәрәкәтнең барлыгын белә, ә өчтән бере аның турында беренче тапкыр ишетә.

Респондентларның яртысы илдә чайлдфри пропагандасын тыюны кертү өчен чыгыш ясый. Алар үз позицияләрен мондый чараларның традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытырга һәм туучылар санын арттырырга ярдәм итә алуы белән аңлаталар. 39 проценты бу хәрәкәтне пропагандалауны тыюны хупламый. Ә чайлдфри булу — һәркемнең шәхси эше, дигән фикер белән русиялеләрнең 74 проценты килешә. Респондентларның 37 проценты чайлдфрины пропагандалаган өчен штрафлар кертергә кирәк, дип саный, 44 проценты мондый җәзага каршы.

Моннан тыш, сораштыруда катнашучыларның күбесе (74 проценты) баласызлыкка салым кертүгә каршы. Ешрак бу хакта 18 яшьтән 34 яшькә кадәрге яшьләр сөйли. Ә русиялеләрнең биштән бер өлеше бу башлангычны хуплый, өстәвенә, мондый позициягә ир-егетләр дә, хатын-кызлар да бертигез карый.

Билгеле булуынча, чайлдфрины тыю турындагы закон проекты Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан эшләнгән һәм Русия Дәүләт думасына кертелгән. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев билгеләп үткәнчә, чайлдфри идеологиясен тарату — мәгълүмати сугышның куркыныч коралы, чөнки яшьләр аңын эшкәртү аша җәмгыятькә балалар туудан аңлы рәвештә баш тарту идеологиясе кертелә.

— Баласыз буш тормыш культы, гаилә кыйммәтләрен инкарь итү ил өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Дәүләт мондый күренешләрне күреп кенә калмыйча, аларга актив каршы торырга тиеш. Бигрәк тә җитди демографик кризис вәзгыятендә, — дип хәбәр итте Константин Толкачев.

Күпбалалы әни, «МногодетОК» җәмгыяте, Башкортстан гаиләләр берлеге җитәкчесе Ирина Сухарева Русиядә гаилә һәм балаларның һәрвакыт югары кыйммәтләр буларак бәяләнүен билгеләп үтте. Чайлдфри ана һәм ата булуга тискәре мөнәсәбәт тудыра, һәм бу хәрәкәтне пропагандалауны тыю гаилә кыйммәтләрен ныгытачак һәм киләчәк буыннарны яклаячак.

— Мин чайлдфри пропагандасын тыюны кертү өчен чыгыш ясыйм. Һәм минем бөтен гаиләм, әйләнә-тирәм дә. Табигать кешегә бала табарга, аларны аякка бастырырга һәм барлык яклап та үсешкән шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Баланы йөртү, бала табу, аның ничек үсүен һәм тирә-юньдәге дөньяны танып-белүен күрү — зур бәхет! — ди Ирина Сухарева.

Автор фотосы.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: