+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 октябрь , 15:45

Башкортстан белән Каракалпакстан дуслыгы ныгый

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстанның Каракалпакстан Республикасы югары белем, фән һәм инновацияләр министры Батырбәк Каипбергенов белән очрашты.

Башкортстан белән Каракалпакстан дуслыгы ныгый
Башкортстан белән Каракалпакстан дуслыгы ныгый


Көн тәртибендә - мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук Үзбәкстанда Евразия НОЦ вәкиллеген ачу.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, Башкортстан Каракалпакстан Министрлар Советы белән берлектә хезмәттәшлекне үстерү буенча "юл картасы"н гамәлгә ашыра, аны бу елның апрелендә Ташкентта "Иннопром. Үзәк Азия" форумы кырларында расладылар. Сүз шул исәптән фән һәм мәгарифтә бапшлангычларны гамәлгә ашыру турында бара.

- Без Үзбәкстанның үсеп килүче икътисадының төп тармаклары өчен белгечләр әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек тәкъдим итәбез. Безгә бу кызыклы, безнең моның өчен бөтен ресурсларыбыз бар, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Бүген Башкортстан югары уку йортларында белем алучы 11 меңгә якын чит ил студентының һәр унынчысы - Үзбәкстаннан. Ә Башкорт дәүләт педагогика университеты базасында бер ел элек үзбәк теле үзәге ачылды.

Каракалпакстанның югары белем, фән һәм инновацияләр министры билгеләп үткәнчә, төбәкләр һөнәри әзерлек өлкәсендә җитди хезмәттәшлек итәргә ниятли.

Очрашуда шулай ук Нукуста дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вәкиллеген ачу турында фикер алыштылар. Бу фәнни-технологик үсешнең өстенлекле юнәлешләре буенча уртак тикшеренүләр, тәҗрибә-конструкторлык эшләре уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Ә Каракалпакстан югары уку йортлары мөгаллимнәре НОЦ филиалында үз квалификацияләрен күтәрә алачак.

Радий Хәбиров кунакларга Башкортстанда Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелеше турында да сөйләде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: