Республика халкы белән сенаторлар, Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре шәхси кабул итүләр үткәрде. Республика Башлыгы, «Бердәм Русия»нең төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев ункөнлек кысаларында гражданнарны кабул итү эшенең ничек оештырылуын карадылар.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар проблемаларына һәм җәмәгать кабул итү бүлмәсендә эшләп килүче СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә хокукый һәм психологик ярдәм күрсәтү үзәге эшенә аерым игътибар бирелде. Үзәктә хәзер кабул итүләргә ихтыяҗ зур, социаль - медицина гарантияләре буенча сораулар белән республикабыздан гына түгел, Русиянең 51 төбәгеннән дә көрәшчеләр һәм аларның якыннары мөрәҗәгать итте. Үзәк юристлары белән тыгыз элемтәдә психологлар төркеме дә эшли, мораль ярдәмгә мохтаҗларны озата бара.
Ункөнлек кысаларында үзәккә 20дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Депутатлар шулай ук республиканың барлык шәһәр һәм районнарында урындагы җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә гражданнарны кабул иттеләр. Ункөнлек кысаларында социаль характердагы сораулар керде. Җәмәгать кабул итү бүлмәсе белгечләре гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән даими рәвештә телефон аша консультацияләр алып баралар. Кабул итүләр декадасы - республиканың һәр кешесе өчен хакимият вәкилләре һәм экспертлар белән турыдан-туры элемтәгә керү мөмкинлеге ул. Башкортстанда «Бердәм Русия» төбәк иҗтимагый кабул итү көн саен дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00-18:00 сәгатьләрдә алып барыла. Тулырак мәгълүматны 8(347) 226-78-28 телефоны буенча алырга була.
#приемграждан #ПриемнаяЕРРБ #ДекадаЕдинойРоссии #ЭльвираАиткулова