-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 гыйнвар 2025, 23:29

Уфада "Грантлар. Җиңүгә юл" интенсивы узды

Түләүсез белем бирү интенсивы "Грантлар. Җиңүгә юл" Уфада югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы мәйданчыгында НКО вәкилләре, ирекле хәрәкәт вәкилләре һәм республиканың инициативалы кешеләре өчен узды.

Уфада "Грантлар. Җиңүгә юл" интенсивы узды
Уфада "Грантлар. Җиңүгә юл" интенсивы узды

Башкортстанда бүгенге көндә 1200дән артык социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешма теркәлгән, 179 федераль, төбәк һәм муниципаль ярдәм чаралары гамәлдә. Оештыручылар интенсивта катнашучыларны булачак грант конкурслары календаре һәм иҗтимагый проектларның ресурс үзәге экспертлары командасы белән таныштырдылар.

Укудан соң эшлекле уен узды. Катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, локаль ресурс үзәкләрен үстерү стратегияләрен уйлап таптылар.

- Республикабыз файдасына тагын да күбрәк җиңүләр китерсен өчен, ресурс үзәге нинди булырга тиеш һәм ул ничек эшләргә тиеш дигән теләк һәм фикерләр безгә киләчәктә дә эшләргә этәргеч булачак, - дип билгеләп үтте иҗтимагый проектлар ресурс үзәгенең бүлек башлыгы Гүзәл Тоймурзина.
Интенсив азагында Русия Юстиция министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе һәм төбәкнең Иҗтимагый палатасы арасында хезмәттәшлек һәм мәгълүмати-методик хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук 2024 елда Президент грантлары фонды конкурсларында җиңеп, республикага иң зур сумма грантлар җәлеп иткән коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләрен бүләкләделәр.

- Республика Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән иҗтимагый проектларның ресурс үзәге блогы көчәйтелде, һәм бүген безнең проектлар президент грантларында җиңүчеләр исемлегенә керә. Исегезгә төшерәм, күптән түгел беренче конкурска йомгак ясалды, безнең республика откан грантлар саны буенча Идел буе федераль округында икенче һәм Русия Федерациясендә дүртенче булды. Бүгенге интенсив яңа проектларны гына түгел, киләчәк гражданлык җәмгыятен дә җәлеп итәчәк, - дип хәбәр итте республика Башлыгы идарәсенең гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Зарема Мельникова.

Фото: resbash.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас