-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 февраль 2025, 10:20

Башкортстан фән өлкәсендә ышанычлы атлый

Бүген – Русия фәне көне. Башкортстан Башлыгы бу уңайдан барлык республика халкына ихлас котлау сүзләрен җиткерде.

Башкортстан фән өлкәсендә ышанычлы атлый
Башкортстан фән өлкәсендә ышанычлы атлый

 

Аның тәбрикләү мөрәҗәгатендә болай диелә:

“Бүген без 25нче тапкыр Русия фәне көнен билгеләп үтәбез! Хезмәткә һәм өйрәнелмәгәнне танып белү омтылышы безне яңа биеклекләргә алып барып, яңа офыклар ачкан галимнәрне һәм тикшеренүчеләрне хөрмәтлибез.

Безнең көннәрдә фән җәмгыять һәм дәүләт үсешенең инновацион нигезен формалаштыра. Аның уңышларына илнең технологик суверенитеты, алга баруда тотрыклылык һәм ышанычлылык бәйле. Фәнни казанышлар кризисларны уңышлы җиңәргә, дөрес карарлар табарга ярдәм итә һәм төп өлкәләрдә алга китешне тәэмин итә.

Башкортстан фән өлкәсендә үз позицияләрен эзлекле рәвештә ныгыта. Өченче ел рәттән без фәнни-технологик үсешнең милли рейтингының беренче унлыгына керәбез. Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге алдынгы урыннарын саклап кала. Республиканың югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларында куәтле тикшеренү инфраструктурасы булдырыла – 18 яшьләр лабораториясе, алты мегалаборатория ачылды, алдынгы инженерлык мәктәбе эшли башлады. Без тәҗрибәле галимнәрне актив җәлеп итәбез һәм яшь тикшеренүчеләргә ярдәм итәбез. Республика яшь галимнәргә ярдәм итү чаралары буенча илдә лидерга әйләнде”.

Фото Башкортстан Башлыгы сайтыннан.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас