Укытучыларны, студентларны һәм факультетны тәмамлаучыларны бәйрәм белән Радий Хәбиров исеменнән Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Бадранов котлады.
- 2018 елда, безнең идарә командасы республиканы яңарту процессын башлагач, без мөһим карар кабул иттек – башкорт теленә ярдәм итү безнең өчен, икътисад һәм социаль өлкә үсеше белән беррәттән, төп өстенлекләрнең берсе булачак. Инвестиция, сәнәгать, төзелеш сәгатьләре белән бергә без милли телләр сәгатьләрен дә үткәрә башладык. Җыелдык, галимнәр, методистлар, язучылар, журналистлар белән фикер алыштык. Сезнең факультетка бу эшебездә бик мөһим ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт. Декан Гөлфирә Абдуллинаның шәхси өлешен аерым ассызыклыйсым килә. Һәрберегезгә рәхмәт», - диде Азат Бадранов.
Биредә 12 чит илдән меңгә якын студент, Русиянең 18 төбәгеннән 20дән артык милләт вәкиле белем ала. Югары белем дәрәҗәсе, ерак һәм якын чит ил вузлары белән тыгыз хезмәттәшлек факультет студентларына һәм аспирантларына Төркия, Иран, Кытай, Корея һәм башка илләр университетларында укуларын дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Факультетта гарәп, фарсы, кытай, корея, япон һәм төрек телләрен укытуны чит илдә стажировка узган мөгаллимнәр, чакырылган Шәрык белгечләре алып бара.
- Факультет деканатына, ректоратка, укытучыларга һәм барлык студентлар командасына нәтиҗәле хезмәтләре, республикабызда филология белеменең иң яхшы традицияләрен үстерүләре өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә яңа уңышлар, мөһим казанышлар, сәламәтлек, иминлек телим!" - диде Азат Бадранов.
Чара барышында әлеге факультетны тәмамлаган билгеле шәхесләр дә чыгыш ясады. Бәйрәмне әлеге уку йортында укучы студентлар матур җырлары, биюләре белән бизәде.
Фото: bashinform.ru