Бүген XXVIII Петербург Халыкара икътисади форумы мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Дмитрий Ядров белән очрашты. Яклар аэродром инфраструктурасын үстерү, шулай ук республика башкаласыннан авиаташулар турында фикер алышты.
Билгеләп үтик, Русия Президенты Владимир Путин 2030 елга халыкның авиациядән файдалануын 2023 ел дәрәҗәсенә карата 1,5 тапкыр арттыру бурычын куйды. Шуңа бәйле рәвештә илдә 75 аэропортны яңартырга кирәк. Алар арасында Уфаның һава капкалары да бар.
- Аэродром инфраструктурасын реконструкцияләү 2028 елдан планлаштырылган. Бу максатларга федераль акча бүлеп бирелә, - дип хәбәр итте Дмитрий Ядров. – Уфа пассажирлар агымын үстерү өчен яхшы потенциалга ия. Быел җәй мин Башкортстан башкаласына барырга ниятлим. Визит кысаларында очып китү полосасының, башка объектларның торышын бәяләрбез, шунда график һәм эш күләме буенча ахыргы карар кабул итәрбез.
Фото: bashinform.ru