-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 июль 2025, 14:10

Куәтләр артачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров газ үткәрү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Куәтләр артачак
Куәтләр артачак

Катнашучылар газ магистраль транспорты һәм бүлү челтәрләре өлешендә инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру барышы, шулай ук торакны, сәнәгать һәм социаль объектларны газ белән тәэмин итүне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Бу хакта республика Башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстанда еллык газ куллану күләме 16 млрд кубометрдан артып киткән. Төбәк икътисадын өзлексез газ белән тәэмин итү һәм ихтыяҗларны тәэмин итү өчен Башкортстанда берничә эре проект гамәлгә ашырылган. Алар арасында - Яңа Александровка газ бүлү станциясен (ГРС) реконструкцияләү, шулай ук тугыз ГРС – Кырмаскалы, Бозаяз, Яңа Нагай, Собхангул, Кушнаренко, Чишмә, Языково, ТКН, Төмәнәкне техник яктан яңадан коралландыру. Нәтиҗәдә аларның куәте арткан.

Хәзер тагын 4 эре проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән төбәк өчен стратегик булган Урыс Юрмашында ГРС төзелеше. Яңа объектларны файдалануга тапшыру Уфа агломерациясен комплекслы үстерү өчен куәтләр тәэмин итү, торак төзелешен арттыру һәм сәнәгать секторын киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк.

Фото"Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас