Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне Архангельск өлкәсенә очып килде. Дәүләт башлыгы "Князь Пожарский" атом су асты ракета йөртүчесе өстендә әләм күтәрү тантанасында катнашты.
"Князь Пожарский" атом су асты крейсеры Северодвинскида 2024 елда суга төшерелде. Крейсер "Борей-а" проектының дүртенче серияле атом су асты көймәсе булып тора, су асты атомоходларының дүртенче буынына карый. "Князь Пожарский" заманча ракета һәм торпедо коралы, навигация, радиотехник һәм гидроакустик корал комплекслары белән җиһазландырылган. 4 буынның башка кораблары кебек үк, "Князь Пожарский" якындагы дистә елларга Русиянең диңгез стратегик атом-төш көчләренең нигезен тәшкил итәчәк.
Фото: kremlin.ru