-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2025, 15:00

Туризмны үстерүдә яңа алым

Уфа "Вектор//Сәяхәтләр.2025" форумында катнашучыларны каршы ала.

Куйбышев тимер юлы 26-28 сентябрьдә "Вектор//Путешествий.2025" форумы Уфа тимер юл вокзалында узачак. Бу чарада Русиядә эчке туризмны үстерү өлкәсендәге заманча тенденцияләр һәм актуаль мәсьәләләр, шул исәптән төбәктәге тимер юл туризмы да каралачак.

Чара кысаларында профессионаллар һәм киң җәмәгатьчелек өчен төрле чаралар планлаштырылган. Шундыйлар арасында хәрәкәт итүче состав күргәзмәсе:
вокзалның беренче платформасында «Башкортстанның тугыз могҗизасы», «Ырынбур" һәм «КультСамара» кебек тематик пассажир вагоннары;
«Грушинский экспресс» ретропоезды;
«Финист» электропоезды тәкъдим ителгән.

Болардан тыш:
«Вальс Паровоза» шоуы;
- Һөнәрчелек ярминкәсе;
- Экскурсияләр һәм осталык дәресләре;
- Кулинар тамаша;
- Турпоездка уены;
- Концерт программасы.

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас