Җомга 13енә туры килсә, кешеләр бу көнгә шикләнеп карый. Кемнәрдер бу көнне бурычка акча алырга һәм биреп торырга киңәш итми. Аннары акчаны кире кайтарып булмый, дигән фикер дә бар.
Төшеңне кешегә сөйләргә ярамый. Моның сезгә начар тәэсир итүе мөмкин. Кызыклы төшегезне бик тә сөйлисегез килсә, аны башка көнне сөйләү яхшырак.
Җомга көнне ачуланышырга ярамый. Хәтта аз гына тавыш күтәрү дә зур гауга чыгарырга мөмкин.
Шулай ук, җыештырырга, идән юарга, тузан сөртергә киңәш ителми.
Бигрәк тә, ерак юлдан сакланыгыз. Бүген юлга чыгу өчен бик яхшы көн дә түгел.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе төбәк халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә. Бүген, 13 февральдә, начар метеорологик күренеш көтелә —урыны белән җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.
Автомобиль юлларының аерым урыннарында бозлавык булуы, юлларда кар сырынтылары, шулай ук бер-ике чакрымга кадәр күренеш начарлану күзәтеләчәк.
Автор фотосы.