+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март , 06:40

Ашыкмагыз, соң булуы бар...

Караидел районында теркәлгән авариядә 5 кешенең гомере өзелде

Ашыкмагыз, соң булуы бар...
Ашыкмагыз, соң булуы бар...

 9 мартта көндезге сәгать берләр тирәсендә Бөре – Тастүбә – Сатка автоюлының 72нче чакрымында “Лада Приора” һәм “Хендай Солярис” бәрелешкән.

Көчле бәрелүдән “Лада” водителе һәм аның ике пассажиры, шулай ук “Хендай” водителе һәм аның пассажиры фаҗига урынында һәлак булган. Тагын ике кешене төрле җәрәхәтләр белән медицина учреждениесенә китергәннәр.

Бүздәк – Чакмагыш – Дүртөйле автоюлының 69нчы чакрымында 38 яшьлек “Киа Спортейдж” автомобиле водителе каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм 37 яшьлек ир идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, “Лада Гранта” шоферы ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән, икенче водитель дәваханәгә озатылган.

Яңавыл районындагы юл-транспорт һәлакәтендә ике бала зыян күргән. Бер кеше һәлак булган, тагын берсе җәрәхәтләр алган. ЮХХДИ мәгълүматлары буенча, авария Нефтекама – Яңавыл трассасының 37нче чакрымында булган. “Лада Гранта” автомобиле алда барган “Shacman” самосвалына бәрелгән. 35 яшьлек җиңел машина йөртүче вакыйга урынында һәлак булган, 32 яшьлек ир, шулай ук 5 һәм 8 яшьлек балалар дәваханәгә озатылган.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының “ышаныч телефоны”на Архангель авылы үзәгендә ак төстәге “BMW” автомобиленә алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган водитель идарә итүе турында сигнал килгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кичекмәстән күрсәтелгән урынга килгән һәм Карл Маркс – Ленин урамнары киселешендә автомобильне тоткарлаганнар. Автоледи полиция хезмәткәрләренең законлы таләбен үтәмичә, качарга тырышкан. Озакка сузылмаган эзәрлекләү барышында автомобиль Пушкин урамында туктатылган. Руль артында 30 яшьлек хатын-кыз булган. Машина йөртүче белән аралашканда инспекторлар кискен алкоголь исе сизгән – исерү билгеләре ачык булган. Хатын-кыз идарәдән читләштерелгән. Эчкәнлеккә тикшерү узудан ул баш тарткан. Шулай ук аңа тикшерү узу өчен медицина учреждениесенә барырга тәкъдим иткәннәр, моңа да ул риза булмаган. “Хокук бозучыга карата исереклек торышына медицина тикшерүе узу турындагы һәм полиция хезмәткәренең транспорт чарасын туктату буенча законлы таләбен үтәмәү турында административ протоколлар төзелгән. Автомобиль махсус тукталышка урнаштырылган”, – дип хәбәр иттеләр Башкортстан дәүләт автоинспекциясендә.

Онытмагыз, руль артына эчкән килеш утыру – иң җитди хокук бозу. Юлдагы аварияләргә дә еш кына эчкән водительләр сәбәпче була.
Кайберәүләр нибары бер шешә сыра, яки 100 грамм гына аракы эчтем, я булмаса, кичтәнгесенең исе килә, дип, үзенекен дәлилләмәкче. Әмма закон һәркемгә бер: сулыш белән чыккан 1 литр һавада этил спирты 0,16 миллиграммнан артып киткән очракта, кеше эчкән санала һәм җавапка тарттырыла.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас