+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Көнүзәк
12 Апреля , 06:30

Киң җиһанга оча ук-ракета...

Бүген — Космонавтика көне. 

Киң җиһанга оча ук-ракета...Киң җиһанга оча ук-ракета...
Киң җиһанга оча ук-ракета...

Илебез космонавты Юрий Гагаринның дөньяда беренче булып җиһанга очуын искә алуга багышланган бу бәйрәм — Ватаныбыз белән горурланыр өчен сәбәпләрнең берсе.

Һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп, яшьлегендә Байконур космодромында хезмәт иткән өлкән яшьтәге шагыйребез Радик Хәкимҗанның шигырен тәкъдим итәбез.

Хәерле юл сезгә!
(Тәүге космонавтларга багышлап)

Радик Хәкимҗан

Җир ярыла, күкләр тетрәнәләр,
Әйтерсең лә вулкан атыла.
Корыч бөркет, ут-ялкыннар чәчеп,
Җилә күкнең җиде катына.
Көя үлән, агач, чәчәк, турак,
Җырчы кошлар тынып калганнар,
Сискәндерә гүләү, шау-шу тавышы,
Котырына комлы бураннар!
Чал далада дөя төркемнәре,
Офыкларга ялкын сибелгән,
Киң җиһанга оча ук-ракета,
Байконурдан, казах җиреннән!
Куллар болгап, изге теләк теләп,
Карап калам сезгә сокланып.
Бу могҗиза — сезнең батырлыктан
Яшәргә көч, илһам, дәрт алып.
Хәерле юл сезгә, космонавтлар,
Максатларга барып җитегез!

 

Киң җиһанга оча ук-ракета...
Киң җиһанга оча ук-ракета...
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас