

Җылы, дустанә мохиттә үткән очрашуда Башкортстан матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, "Белый город" нәшрияты генераль директоры, Русия китап нәширләре ассоциациясе президенты Константин Чеченев, Русия Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, З. Биишева исемендәге Башкортстан "Китап" нәшрияты директоры Эльмира Хәйретдинова, Татар китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин, "Удмуртия" китап нәшрияты директоры Юрий Кузнецов, Марий Эл китап нәшрияты директоры Эдуард Иманаев, республиканың халык шагыйре Кадим Аралбай, шагыйрь Мөнир Вафин, нәшрият хезмәткәрләре, язучылар, шагыйрьләр, китап сөючеләр катнашты.
Чара кысаларында Эльмира Хәйретдинова белән Рөстәм Галиуллин хезмәттәшлекне дәвам итү турындагы килешүгә кул куйды.
Айгиз Баймөхәммәтов, проектның әһәмиятен билгеләп, Рөстәм Галиуллинга Башкортстан Язучылар берлегенең Рәми Гарипов исемендәге медален тапшырды.
Татарстан китап нәшрияты директоры ничек итеп махсус китап сериясенә нигез салынуы, яңа исемнәргә юл ачылуын турында сөйләде. Быел серия кысаларында Рөстәм Галиуллинның үзенең дә башкортчага тәрҗемә ителгән “Йыһан” китабы дөнья күргән. Очрашуга килүчеләргә ул китап бүләк итеп тә таратылды.
Гомумән, 32 ел эчендә “Кардәшлек киштәсе”ндә 92 китап дөн күргән. Быел чыккан китаплар арасында Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтовның “Урам балалары” китабы да бар.
Константин Чеченев "Кардәшлек киштәсе" проектының Русиядә бердәнбер булуын билгеләде. Әдәбиятны пропагандалау, мәдәни элемтәләрне саклау җәһәтеннән ул зур әһәмияткә ия.
Чараны Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы, Шәехзадә Бабич исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Заһидә Мусина һәм Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова берлекнең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Дилбәр Булатова төзегән сценарий буенча алып барды.
Бу көннәрдә Башкортстанның Язучылар берлеге чын-чынлап әдәби чаралар мәйданчыгына әйләнде.
Автор фотолары.