+17 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 август , 15:35

Балык тоту фаҗига белән тәмамланган

Хатын-кыз балык тоткан вакытта кармагы белән югары көчәнешле электр чыбыкларына тигән.

Балык тоту фаҗига белән тәмамланганБалык тоту фаҗига белән тәмамланган
Балык тоту фаҗига белән тәмамланган

Чишмә районындагы сулыкларның берсендә балык тоткан вакытта 53 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Ул кармагы белән югары көчәнешле электр чыбыкларына тигән. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Һәлакәттә зыян күргән хатын-кызны Чишмә үзәк район дәваханәсенә китергәннәр. Соңрак аны санитар авиация ярдәмендә Уфадагы 18нче шәһәр клиник дәваханәсенең пешүләр үзәгенә озатканнар.

Хәзерге вакытта аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас