

М. Ш. Вахитов 1949 елның 20 октябрендә Федоровка районының Самородовка авылында туган. 1972 елда, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, хезмәт эшчәнлеген Мәләвез районының терлекләрне симертүгә махсуслашкан совхозында бригадир булып башлый. Аннары шунда ук өлкән зоотехник, бүлек идарәчесе булып эшли. 1980 елда Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1982 елда КПССның Мәләвез шәһәр комитеты инструкторы вазыйфасына тәгаенләнә.
1984 елдан “Араслан” совхозы директоры булып эшли. Бу вазыйфада Мәлик Вахитов 20 елга якын эшли. Ул җитәкчелек иткән чорда предприятие республикада лидерлар сафына чыга. 2003-15 елларда Мәлик Шакир улы Мәләвез районы хакимиятен җитәкли.
Аның җитәкчелегендә район тормышының күп тармакларында, бигрәк тә авыл хуҗалыгында уңай үзгәрешләргә ирешелә. М. Ш. Вахитов авыл кешеләренең ихтыяҗларын яхшы белә, икътисадны ныгыту, торак һәм социаль объектлар төзү белән актив шөгыльләнә. Бу елларда районда М. Гафури исемендәге Башкорт кошчылык комплексы сафка бастырыла, күп кенә терлекчелек объектлары реконструкцияләнә һәм төзелә. Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсеш ал.
Шәһәрнең Мәдәният сарае, Спорт сарае, Мәдәният йорты, балалар бакчалары, табиб амбулаториясе, физкультура-сәламәтләндерү комплексы, Зиргән авылында “Агыйдел” бассейны, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка объектлар төзелде һәм яңартылды.
Хезмәт сөючәнлеге һәм җаваплылыгы, район халкына карата җылы һәм игътибарлы мөнәсәбәте белән Малик Шакирович хөрмәт һәм абруй яулады.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен М. Ш. Вахитов БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы, Башкортстанның Мактау грамотасы, Салават Юлаев ордены, “Башкортстан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Аңа “Русиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Русия гомуми белем бирүнең өлкәсенең мактаулы хезмәткәре” исемнәре бирелде.
Талантлы җитәкче, республика патриоты һәм күренекле шәхесе Мәлик Шакир улы Вахитов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Р. Ф. Хәбиров, А. Г. Назаров, С. С. Хөсәенов, И. Р. Әхмәтвәлиев, И. И. Фазрахманов, З. Т. Габдуллин, В. Ф. Насретдинов, В. М. Шәрипов, Д. Р. Йосыпов.