+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Августа , 17:06

Питбайкта йөргән 17 яшьлек егетнең гомере юл һәлакәтендә өзелгән

Үсмерләрнең мотошлемнары булмаган, прокуратура юл һәлакәте буенча тикшерү башлаган.

Питбайкта йөргән 17 яшьлек егетнең гомере юл һәлакәтендә өзелгәнПитбайкта йөргән 17 яшьлек егетнең гомере юл һәлакәтендә өзелгән
Питбайкта йөргән 17 яшьлек егетнең гомере юл һәлакәтендә өзелгән

Архангельск авылында питбайк һәм җиңел автомобиль катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек үсмер һәлак булган. Фаҗига Совет урамында кичке сәгать 5ләр тирәсендә булган.

Мәгълүматларга караганда, «Кайро» питбайкында барган үсмер «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә питбайк йөртүче урында ук һәлак булган. Аның пассажиры булган яшьтәше авыр тән җәрәхәтләре алган һәм дәваханәгә озатылган.

Билгеле булуынча, үсмерләрдә мотошлем да булмаган.

Һәлакәт урынына Архангель районы прокуроры Айдар Дәүләтов килгән. Прокуратура юл һәлакәтенең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, балигъ булмаганнар һәм юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешенә бәя бирәчәк.

Питбайкларны гадәти юлларда йөртүгә бәйле хәвефсезлек мәсьәләсе дә көн тәртибендә кала. Белгечләр искәртүенчә, питбайк – гомум кулланылыштагы юлларда йөрү өчен түгел, ә махсус трассаларда һәм мәйданчыкларда шөгыльләнү өчен билгеләнгән спорт инвентаре.

Аларда гадәттә фаралар, борылыш күрсәткечләре һәм арткы күрү көзгеләре юк, транспорт чарасы паспорты һәм дәүләт номерлары да булмый. Шуңа күрә питбайкны тренировкага махсус мәйданчыкка кадәр кузовта яки прицепта алып барырга кирәк.

Үсмерләрнең мототехника белән идарә итүе мәсьәләсендә ата-аналарның җаваплылыгы да зур. Питбайкны хәвефсез уенчык дип кабул итү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас