+26 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Августа , 08:20

Туймазыда фатир янгынында 45 яшьлек ир-егетнең гомере өзелгән

Янгын вакытында йорттан 15 кеше, шул исәптән ике бала, мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.

Туймазыда фатир янгынында 45 яшьлек ир-егетнең гомере өзелгәнТуймазыда фатир янгынында 45 яшьлек ир-егетнең гомере өзелгән
Туймазыда фатир янгынында 45 яшьлек ир-егетнең гомере өзелгән

13 августта Туймазыдагы йортның беренче катында урнашкан өч бүлмәле фатирда янгын чыккан.

МЧС хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр фатирдагы йорт кирәк-яракларын сүндергән һәм 45 яшьлек ир-егетне тышка алып чыккан. Аны ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар. Әмма бераздан ир-егет вафат булган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк йорттан 15 кеше, шул исәптән ике бала, мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.

Хәзер янгынның сәбәбе һәм шартлары ачыклана. ОГПС хезмәткәре вакыйга урынында эшли.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас