

Башкортстан белән Абхазия арасында хезмәттәшлек нинди юнәлешләрдә бара? Туган тел һәм әдәбият укытучылары белән очрашуда нинди мәсьәләләр күтәрелде? “Морадым тарлавыгы” табигать паркында зубрлар безнең шартларга ничек яраклаша? “Ватан көче” Республика форумы ничек үтте? Узган атнаның шушы һәм башка мөһим вакыйгалары хакында түбәндәге язмада.
9 сентябрьдә Башкортстанга рәсми сәфәр белән Абхазия Президенты Бадра Гунба җитәкчелегендә делегация килде. Абхазия җитәкчелеге һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Бадра Гунба һәм Радий Хәбировның эшлекле очрашуы үтте. Яклар сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне ныгыту һәм ике яклы мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Башкортстан һәм Абхазия туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү белән кызыксына. Аерым алганда, яклар “Башкортстанда һәм Абхазиядә озын гомерлелек” программасын дәвам итү, шулай ук Уфа белән Сухум арасында туры авиаэлемтәне үстерү мәсьәләләрен тикшерде.
Республика Башлыгы ассызыклавынча, Башкортстан халкын Абхазиянең туризм мөмкинлекләре белән киңрәк таныштырырга кирәк. Моның өчен Радий Хәбиров Абхазия туризм тармагы вәкилләренең Башкортстанга эшлекле сәфәрен оештырырга тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучылар мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирде. Бадра Гунба Абхазия һәм Башкортстан яшьләре арасында элемтәләрнең ныгуын ассызыклады. Аерым алганда, мондый бәйләнеш Уфадагы вузара кампустагы Русия-Абхазия мәдәни үзәге мәйданчыгында да үсеш ала.
Бадра Гунба һәм Радий Хәбиров катнашлыгында башкарма власть органнары җитәкчеләренең киңәйтелгән очрашуы узды. Яклар уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты, хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
Сәфәр кысаларында Абхазия Президенты Башкортстан эшкуарлары белән дә очрашты. Яклар туризм, авыл хуҗалыгы, сәүдә, транспорт һәм уртак инвестиция проектларын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Шулай ук Уфа – Сухум туры авиарейсы һәм ике республика арасында икътисади-мәдәни элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре каралды.
Бадра Гунба Башкортстанга идарә итү үзәгендә дә булды. Биредә аңа халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм идарә аналитикасы белән бәйле мәгълүмати ресурслар реаль вакыт режимында тәкъдим ителде.
“Минченко консалтинг” коммуникация холдингы 2026 елның гыйнвар – август айларында Русия төбәкләре башлыкларының халыкара багланышлар тыгызлыгының берләштерелгән рейтингын бастырды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров интеграцияләнгән рейтингта дүртенче урынны алып, лидерлык позициясен саклап калды.
Экспертлар мәгълүматларына караганда, моңа республика җитәкчесенең ел дәвамында эзлекле халыкара эше нәтиҗәсендә ирешелгән. Башкортстанның тышкы икътисади һәм гуманитар көн тәртибе Абхазия, Белоруссия һәм Үзәк Азия дәүләтләре белән хезмәттәшлеккә юнәлтелгән.
Төп проектлар арасында – Үзбәкстанда “Бекабад” технопаркы, Русия-таҗикстан индустриаль паркын булдыру, Уфа – Сухум туры авиаэлемтәсен эшләтеп җибәрү, шулай ук “Башкортстанда һәм Абхазиядә озын гомерлелек” уникаль программасы.
“Бу Радий Хәбировның сөйләшү процессларында шәхси катнашуы һәм чит ил юнәлешендә төбәк мәнфәгатьләрен алга этәрү казанышы. Башкортстан Русиянең тышкы икътисади һәм гуманитар элемтәләрен үстерүдә актив катнашкан төбәкләр арасында югары урын били”, – дип билгели экспертлар.
“Берлек-Единство” геосәяси тикшеренүләр үзәге эксперт-аналитигы Александр Купцов республиканың эзлекле рәвештә үз төбәк икътисади дипломатиясен төзүен билгеләде.
“Монда чит ил элемтәләренең санын гына түгел, аларның эчтәлеген дә исәпкә алу мөһим. Халыкара көн тәртибе сәнәгать кооперациясе, республика предприятиеләре продукциясен алга этәрү, транспорт, туризм һәм белгечләр әзерләү белән бәйле”, – дип шәрехләде Александр Купцов.
Аның сүзләренчә, Үзбәкстан һәм Таҗикстандагы проектлар Башкортстанга Үзәк Азиянең перспективалы базарларында урнашырга мөмкинлек бирә, ә Абхазия белән хезмәттәшлек багланышларны икътисади өлкәдән читтә дә киңәйтә.
“Сөйләшүләрдә төбәк җитәкчесенең шәхсән катнашуы ирешелгән килешүләрнең бәясен арттыра һәм аларны гамәли тормышка ашыруга күчүне тизләтә. Радий Хәбировның рейтингтагы югары позициясе тышкы элемтәләрне Башкортстан үсешенең өстәмә ресурсына әверелдерүгә системалы курсны чагылдыра”, – диде эксперт.
9 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча советның чираттагы утырышы узды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә уздырылган чараның төп темасы – “Барысы да Җиңү өчен!”
Республика Башлыгы видеоэлемтә режимында 8 яңа балалар мәдәни-белем бирү үзәге эшенә старт бирде. Алар “Гаилә” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Уфа, Октябрьский, Сибай, Мишкә, Ишембай, Уфа районнарындагы китапханәләр һәм мәдәни-ял учреждениеләре, шулай ук республиканың милли китапханәләре базасында булдырылды.
9 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Уфада туган тел һәм әдәбият укытучылары белән очрашты. Чарада төбәкнең 140 мәктәбе укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм университетларның профильле белгечлекләре студентлары катнашты.
Башкортстан Башлыгы сүзләренчә, 8 сентябрьдә илдә беренче тапкыр Русия халыкларының туган телләре көне билгеләнде, ул ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә куелды.
– Күпмилләтле республикабыз өчен бу бәйрәм зур әһәмияткә ия. Ул барыннан да элек безнең һәркайсыбыз үзен ни дәрәҗәдә Русия җәмгыятенең бер өлеше итеп тоюына бәйле. Социологик сораштырулар нәтиҗәләре күрсәтүенчә, Башкортстанда бу күрсәткеч 92 процентка җитә. Бу – милләтара мөнәсәбәтләр гармониясе турында сөйли, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өлкәсендәге эшнең системалы алып барылуын ассызыклады. Милли кием һәм Милли бию көнен оештыру, күпсанлы тематик чаралар үткәрү бу җәһәттән мөһим әһәмияткә ия.
10 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Күгәрчен районында булды.
Республика җитәкчесе Мәдәният сараенда район тарихына, урындагы сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган күргәзмәне карады. Төбәк Башлыгы “Битараф булмаучылар” төркемендәге өлкән яшьтәге волонтерлар белән дә аралашты, алар маскировка челтәрләре үрү, махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнә.
Башкортстан бүген Русиядә Беловежск токымыннан булган чиста канлы зубрларның ирекле төркеме саны 33 башка җиткән бердәнбер төбәк. Көньяк Уралның борынгы җиренә бу реликт хайваннар ияләшеп кенә калмады, анда алар яхшы үрчеп тә килә.
10 сентябрьдә республика Башлыгы Радий Хәбиров Күгәрчен районына эш сәфәре вакытында “Морадым тарлавыгы” табигать паркындагы зубрлар вольер хуҗалыгында булды.
Демонстрацион вольерда зубрлар берничә футбол кыры мәйданына тиң территориядәге урманлы зонада асрала. Биредә хайваннарны куркынычсыз арадан ике катлы койма аша күзәтергә мөмкин. Көтүнең калган өлеше табигый шартларда иректә яши. Туристлар өчен “Зубрлар сукмагы” махсус маршруты оештырылган. Ул вольерга баруны һәм экскурсияне үз эченә ала.
Исегезгә төшерәбез: Көньяк Уралда кайчандыр яшәгән зубрлар популяциясен тергезү буенча уникаль проект 2023 елда старт алды. Беларуська сәфәре вакытында Радий Хәбиров Башкортстанга Беловежск урманыннан бер төркем зубрлар китерергә тәкъдим итте. Минскида бу идеяне хупладылар.
– Проектның максаты – Башкортстанда биологик төрлелекне саклау һәм үзаллы үрчи ала торган зубрлар көтүен булдыру. Республикада азык базасы яхшы, климат шартлары уңай, аларга һөҗүм итәрдәй ерткычлар юк – болар барысы да аларны үрчетү өчен иң кулай шартлар, – диде Радий Хәбиров. – Эшләрнең яхшы баруының күрсәткече – Башкортстанда туган җиде бозау. Алар бик яхшы үсә. Зубрларны карарга бөтен республикадан һәм башка төбәкләрдән кешеләр килә. Проект безнең өметләрне аклады дип әйтә алам. Без аны фәнни проект буларак башладык, ә хәзер ул туризмны үстерүгә дә көчле этәргеч бирде.
Радий Хәбиров Күгәрчен районында Русия география җәмгыятенең республика бүлеге эш төркеменең күчмә утырышын үткәрде. Анда Евразиядәге сирәк хайван төрләренең генофондын саклау мәсьәләләре каралды.
Очрашуда аеруча Көньяк Уралда зубрлар популяциясен тергезү проектына игътибар бирелде. Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәге җитәкчесе Василий Мартыненко “Морадым” тыюлыгы территориясе ирекле шартларда яшәүче зубрлар популяциясен булдыру өчен нигез була ала дип белдерде. Радий Хәбиров бу тәкъдимне өйрәнергә кушты.
10 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия халыклары спартакиадасының көрәш спорты буенча ярышларында катнашучы мактаулы кунаклар белән очрашты. Алар арасында – Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңгән һәм призлы урыннар алган танылган спортчылар һәм тренерлар.
Уфаның Көрәш сараенда Русия халыклары спартакиадасының көрәш спорты буенча финал ярышларына старт бирелде. Ярышларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Олимпия чемпионнары Александр Карелин, Михаил Мамиашвили һәм Давид Мусульбес белән бергә ачты.
11 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Ватан көче” V юбилей республика форумының пленар утырышында катнашты. Анда 2021 елда төбәк җитәкчесе башлангычы белән старт алган “Атайсал” проектын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.
Башкортстан Башлыгы Грантлары Фонды ярдәмендә оештырылган зур чара 1000нән артык кешене – меценатларны, волонтерларны, махсус хәрби операция каһарманнарын, Русиянең төрле төбәкләреннән килгән якташларны берләштерде.
– 40 мең игелекле эш, 8 мең катнашучы, туган авылларын һәм шәһәрләрен үстерүгә салынган 2 миллиард сум акча. Болар барысы да безнең “Атайсал” проектының искиткеч нәтиҗәләре. Быел без инде бишенче Республика форумын уздырабыз. Кече ватанына ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтү өчен бишенче тапкыр бергә җыелабыз, – диде Радий Хәбиров.
12 сентябрьдә Русия Герое Максим Серафимов исемендәге “Патриот” паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 6-14 яшьтәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның “Геройлар территориясе” патриотик слетында катнашучылар белән очрашты.
Чарага республикадан 132 малай, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләреннән, шулай ук аларның әти-әниләре һәм волонтерлар җыелды.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.