+8 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Сентября , 16:45

Фәнни-технологик үсеш һәм социаль өлкәләрдәге эш нәтиҗәләре каралды

Фәнни-технологик үсеш һәм социаль өлкәләрдәге эш нәтиҗәләре каралдыФәнни-технологик үсеш һәм социаль өлкәләрдәге эш нәтиҗәләре каралды
Фәнни-технологик үсеш һәм социаль өлкәләрдәге эш нәтиҗәләре каралды

Фәнни-технологик үсеш
Башкортстан Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсеш рейтингында топ-10га керә. Августта «Технопром» халыкара форумында төбәкләрдәге фән һәм технологияләр белән идарә итү системасының өлгергәнлеге бәяләнгән. Башкортстан прогрессив дәрәҗәгә кертелгән.

Бәяләү биш юнәлеш буенча үткәрелгән. «Идарә итү» күрсәткече буенча республика 100 процент җыйган. Фәнни тикшеренүләргә заказ буенча — 70, кадрлар әзерләү буенча — 72, яшь галимнәргә ярдәм буенча — 82 процент. Инновацион үсеш күрсәткече 50 процент тәшкил иткән.

«Яшел Башкортстан»
Республикада акциянең көзге этабы дәвам итә. 26 сентябрьдә шәһәр һәм районнарда бердәм акция көне узачак. Анда 44 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Акция барышында 3395 эре агач һәм 57 мең башка үсенте утырту, 51 яңа тематик аллея булдыру планлаштырыла. Уфада 1,2 меңнән артык агач һәм 3,4 мең куак утыртылачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров 2027 елда яңа агачлар утыртуга караганда, инде утыртылган үсемлекләрне карап тотуга күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте.

Наркологик хезмәт
Башкортстанда наркологик авырулар күрсәткече 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,1 процентка кимегән. 2026 елның беренче яртысында ул 100 мең кешегә 855,8 очрак тәшкил иткән. Наркологик хезмәттә 34 593 кеше исәптә тора, 9253 кеше стационарда дәваланган.
Республикада наркологик ярдәм 63 психиатр-нарколог кабинетында һәм Республика клиник наркология диспансерының җиде поликлиника бүлегендә күрсәтелә.
Киңәшмәдә яшьләр арасында наркотиклар куллануны профилактикалау мәсьәләсенә дә игътибар бирелде. Уфада балигъ булмаганнарны һәм студентларны наркотиклар әйләнешенә җәлеп итү очраклары һәм психотроп матдәләр белән агуланулар артуы турында да хәбәр ителде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас