

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 29 сентябрьдә явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, уртача. Һава температурасы көндез +17, +22° булачак.
Чәршәмбе, 30 сентябрьдә, явым-төшемнәрсез. Җил көнчыгыштан, төнлә әкрен, көндез уртача. Һава температурасы төнлә +1, +6°, урыны белән һавада һәм туфрак өслегендә кырау 0, -3°, көндез +16, +21°.
Пәнҗешәмбе, 1 октябрьдә, сизелерлек явым-төшем фаразланмый, көндез төньяк-көнбатыш районнарында бераз яңгыр көтелә. Җил төньяктан, төнлә әкрен, көндез уртача. Һава температурасы төнлә +1, +6°, урыны белән 0, -5°, көндез +14, +19°.
Автор фотосы.