+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
20 ноябрь 2022, 08:05

Өзелгән һәрбер гомер өчен кемдер җаваплы

Бүген - Юл һәлакәтләре корбаннары көне. Аларның һәрберсе аяныч, ә кайберләре салган ярадан озак кан саркып торыр әле.

Өзелгән һәрбер гомер өчен кемдер җаваплы
Өзелгән һәрбер гомер өчен кемдер җаваплы

Быел Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр саны кимү күзәтелә, шуңа да карамастан, аварияләр нәтиҗәсендә һәлак булган балалар саны арта. ЮХХДИ һәм Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләре буенча, 2022 елның 10 аенда Башкортстан территориясендә барлыгы 3570 кеше зыян күргән, 343 кеше һәлак булган, бу, алдагы елдагы белән чагыштырганда, 25 һәм 29 процентка кимрәк. Чагыштыру өчен - 2021 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә 4746 кеше зыян күргән һәм 481 кеше һәлак булган.

Зианчура районындагы Ямашлы сусаклагычы янындагы бөтен республиканы тетрәндергән һәлакәт аркасында ун бала әнисез калды. Һәлак булган 53 яшьлек хатынның — биш баласы, 36 яшьлегенең - икәү һәм 49 яшьлек хатынның өч баласы булган. Исән калган 48 яшьлек хатынның да ике баласы бар. Дүрт хатын да фаҗига урыныннан ерак түгел урнашкан «Ямашлы» кафесында пешекче булып эшләгән. Тәртип сакчылары Русия Җинаять кодексының 264нче мәддәсенең 6нчы өлеше буенча, саксызлык аркасында исерек хәлдә ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән транспорт чараларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу турында җинаять эше кузгаткан.

Судта гаепләнүченең юл буе кафесында туган көнен билгеләп үтүе ачыкланган, ә аннары алар бәйрәмне Ямашлы сусаклагычы ярында дәвам итәргә булган. Сулык юлында хатын идарәне югалта һәм машина суга чума. Пассажирлар баткан машинадан чыга алмыйча һәлак булган, ә гаепле үзе исән калган.

Әлеге фаҗига нәтиҗәсендә 10 бала ятим калды.

Судта хатын гаебен таныган. Аны 6 елга гомум режлимлы колониягә хөкем иттеләр.

Быел Бакалы районында да күп корбаннар җыйган юл һәлакәте булды. 18 июльдә иртә белән 23 яшьлек исерек машина йөртүче тизлекне арттырган, юлның сул ягына киткән һәм дүрт яшь кызны бәрдергән, аларның берсенең 18 яше дә тулмаган булган.

"Бакалы районында коточкыч фаҗига булды. Исерек килеш "Audi A5" машинасына идарә иткән бәдбәхет, башкача атый алмыйм, дүрт кызны бәрдергән — барысы да һәлак булган. Мин бу хәлне шәхси контрольгә алам һәм төгәл әйтәм: бәдбәхет җәзасын алачак“, — дигән иде бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Дүрт кызның гомерен һәлак иткән "Ауди А5" шоферы суд каршына басты.
Аңа 15 елга кадәр төрмә яный.

Бүген Юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне генә түгел, шул фаҗигаләргә китергән сәбәпләрне барлау, аларны булдырмауга барлык көчне салу турында уйлану көне дә.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: