+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
24 ноябрь 2022, 21:52

Бәйрәмнәрдә ничек ял итәбез?

Яңа елны каршыларга 37 көн калды!

Бәйрәмнәрдә ничек ял итәбез?
Бәйрәмнәрдә ничек ял итәбез?

Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәгебез турында сөйләделәр.

«Хезмәт законнары нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме - эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала. 2023 елда 1 һәм 8 нче гыйнвардагы эшләми торган бәйрәм көннәре якшәмбегә, ял көненә туры килә. Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, Русия Хөкүмәте карары белән 1нче гыйнвар, якшәмбедән - 24нче февраль, җомгага, ә 8нче гыйнвардан 8нче майга, дүшәмбегә күчерелгән. 2022 елда 31 декабрь шимбәгә туры килә.

Шулай итеп, Яңа ел каникуллары белән бәйле рәвештә, 2022 елның 31 декабре һәм 2023 елның 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвары ял көннәре булачак », - диелә ведомство хәбәрендә.

Еллык төп яки еллык өстәмә түләүле отпуск биргәндә календарь ял көннәре санына бәйрәм көннәре кертелми.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: