Предприятие төбәкнең төзелеш базарында лидерлар рәтенә керә. 1958 елда нигез салынганнан бирле компания 9 миллион квадрат метрдан артык торак һәм республика әһәмиятендәге 240 эре объект төзегән. Алар арасында "Дуслык" монументы, “Лалә-Тюльпан” мәчете һәм «Уфа-Арена» спорт-концерт комплексы.
Радий Хәбиров хезмәт коллективын якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне һәм предприятие юбилее белән котлады, шулай ук ««СЗ ИСК города Уфы» хезмәткәрләренә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
- Хөрмәтле дуслар! Сезне компаниянең юбилее һәм, әлбәттә, якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Төзүчеләр көне белән котлыйм! Барлык командага алга таба үсеш һәм чәчәк атуны телим. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек! - дип котлады Радий Хәбиров.
Уфаның күп кенә торак йортларын компания эшчеләре төзегән. 65 ел эчендә 9 миллион квадрат метрдан артык мәйдан файдалануга тапшырылган. Бу - Уфаның барлык торак фондының өчтән бер өлеше. Инвестицион-төзелеш комитеты республикада төзелә торган торак күләме буенча лидерлар бишлегенә керә.
Фото: glavarb.ru