+6 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бүген — “Кызыл таң”ның туган көне!

Бүген гәзитебезгә - 106 яшь

Бүген — “Кызыл таң”ның туган көне!
Бүген — “Кызыл таң”ның туган көне!

Башкортстан Вакытлы Революцион Советы карары нигезендә оештырылган гәзитебезнең  беренче саны 1918 елның 1 мартында Ырынбур шәһәрендә “Башкортстан” исеме астында дөнья күрә. Билгеле революционер Бәхтегәрәй Шәфиев аның  беренче мөхәррире итеп тәгаенләнә. Ырынбурда аның биш саны дөнья күрергә өлгерә.

1919 елның сентябрендә  гәзит Башкортстан Совет Республикасы хәрби-революцион коми­теты һәм хәрби комис­сариатының сәяси органы буларак, Кече Башкортстанның башкаласы Стәрлетамак шә­һәрендә “Башкортстан хәбәр­ләре” исеме астында чыга башлый.

Башкортстан башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерел­гәннән соң, редакция дә эшен Уфада дәвам итә. Ә ВКП(б)ның 1924 елның 2 августындагы карарына ярашлы, “Башкортстан” гәзите атналык ике үзаллы гәзит итеп үзгәртеп корыла һәм башкорт телендә — “Башкортостан”, татар телендә “Яңа авыл” исеме астында чыга башлый.

1930-1941 елларда гәзитебез “Коммуна” исеме астында дөнья күрә. Сугыш башлану сәбәпле, аны бастыру туктатылып торганнан соң, 1944 елның мартында “Кызыл таң” исеме астында тергезелә. Шул рәвешле, менә 106 ел дәвамында гәзитебез  республиканың мөһим иҗти­магый-сәяси, мәдәни рупоры, милли тормышны яктыртып баручы рухи маяк булып тора!

Гәзитебез тарихындагы иң чагу сәхифәләрдән 1968 елда аның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүен  бил­геләп үтәргә кирәк. Гомум тиражы 120 мең данәгә җиткән  узган гасырның 80-90нчы еллары да гәзит тарихында алтын чор булып  тора. Ә нинди күренекле шәхесләр хезмәт салган чал тарихлы басмада! Заманында “Кызыл таң”да канат ныгыткан  дистәдән артык кеше арытаба фән күгендә якты йолдыз булып калыкса, республикага  җиде халык шагыйрен һәм язучысын биргән бердәнбер басма буларак та данлыклы ул гәзитебез! Башкортстанның халык ша­гыйрьләре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, Равил Шаммас, халык язучылары Нәҗип Асанбаев, Суфиян Поварисов кайчандыр нәкъ биредән зур әдәбиятка ныклы очыш алган!

Шөкер, күркәм традицияләр редакциядә бүген дә лаеклы дәвам иттерелә. Гәзиттәге бай журналистика традицияләрен әйдәп баручы осталарыбыз да, әдәбият күген балкытучы шагыйрь-язучыларыбыз да, фән үсешенә саллы өлеш кертүче галимнәребез дә бар безнең! Объектив сәбәпләргә бәйле басма тиражлар төшсә дә, аның каравы, бүген “Кызыл таң” электрон басмада, социаль челтәрләрдә ай саен ике миллион чамасы  тапкыр кереп укыла. Димәк, басмабыз укучылар арасында бүген дә зур хөрмәт һәм популярлык белән файдалана! “Кызыл таң”­ның данлы юлы дәвам итә!

Илдар Фазлетдинов.

Динар Кәлимуллин фотосы.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: