-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Календарьда бу көн
12 апрель 2025, 10:10

Җиһан һаман серле булып кала

Юрий Гагаринның тарихи очышы кешелек тарихының яңа битен ачты

1961 елның 12 апрелендә дөнья тарихында беренче тапкыр кеше космоска очты. Совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” корабында Җирне 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Бу вакыйга бөтен дөньяга СССРны космик супер-дәүләт итеп танытты.

Башкортстандагы барлык матбугат чараларында 19 апрель саны тулысынча диярлек Юрий Гагаринга багышлана. Гәзитләр “Ватандашыбыз, беренче космонавт Юрий Гагарин космик очыштан исән-сау әйләнеп кайтты” дигән баш астында чыга. Беренче биттә КПСС Үзәк Комитеты, СССР Югары Советы Президиумы һәм Хөкүмәтенең барлык илләрнең халыкларына һәм бөтен прогрессив кешелек дөньясына мөрәҗәгате басыла.

Хәзер 12 апрель “Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне” буларак билгеләнә. Русиянең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да, фәнни конференцияләр, күргәзмәләр һәм космонавтикага багышланган чаралар үткәрелә.

Башкортстан һәм космонавтика
Башкортстан – космонавтика үсешенә зур өлеш керткән төбәкләрнең берсе. Республикабыз космосны өйрәнүдә һәм авиациядә зур урын биләп тора. Уфадагы югары уку йортларында космик технологияләр буенча белгечләр әзерләнә.

Данлыклы шәхесләребез

Урал Солтанов
Урал Солтанов

Урал Солтанов – Әлшәй районының Никифар авылында туган хәрби очучы, космонавт-сынаучы. Ул “Буран” корабын очыру һәм идарә итү программасын эшләүдә катнашкан. 1987 елның 5 июнендә аңа “Космонавт-сынаучы” квалификациясе бирелә. Урал 48 төрле самолет һәм аларның модификация­ләрендә 4000 сәгать сынау очышлары ясый. Әмма якташыбыз, космик программа ябылу сәбәпле, җиһанга очарга өлгерми калды.

Башкортстанның Дәүләкән районында 2012 елдан Урал Солтанов исемендәге халыкара җәйге аэрокосмос мәктәбе эшли, аның эшчәнлеге авиа­дви­гательләр төзү һәм космонавтика өлкәсендә гамәли белемнәрне тирәнәйтүгә юнәлтелгән.

Михаил Тюрин
Михаил Тюрин

Михаил Тюрин – очучы-космонавт, Русия Герое. Җиһанга өч тапкыр очкан, анда, гомумән алганда, 532 көн, 2 сәгать, 51 минут үткәргән. Ачык космоска 5 тапкыр чыккан һәм анда 25 сәгать 32 минут булган.

Ул Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә туган, 2020 елда 60 яшендә Башкортстан парашютчылары белән бер командада “Зур формацияләр – 20 кеше” рекордын куюда катнашкан. Михаил Тюрин парашют спортында да шактый уңышка ирешкән.

Рекорд куйганнан соң, космонавт Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка республикада парашют спортын үстерүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт хаты юллаган.

Владимир Комаров гаиләсе белән
Владимир Комаров гаиләсе белән

1964 елның 2 октябрендә Байконур космодро­мының “Гагарин старты”ннан Җир тирәли орбитага “Восход” космик корабы юллана. Аның бортында капитан Владимир Комаров була. Ул – җиһан корабында катапульта һәм скафандрсыз очкан беренче кеше. Аны Башкортстан белән хатыны, якташыбыз Валентина Комарова (Киселева) бәйли.

Владимир Комаров Башкортстанга берничә тапкыр килгән, ә 1965 елда республика башкаласында Дуслык монументын ачуда катнашкан.

Космонавт һәлак булганнан соң (1967 ел) Институт урамын “Комаров урамы” дип үзгәрткәннәр.

Сипайловоның Гагарин урамындагы 14/1 йорт диварында беренче космонавт Юрий Гагарин портреты
Сипайловоның Гагарин урамындагы 14/1 йорт диварында беренче космонавт Юрий Гагарин портреты

Юрий Гагарин урамы
“Поехали!” – бу легендар фраза җиһанга Юрий Гагарин белән бергә 1961 елның 12 апрелендә очты. Нәкъ менә шул көнне ул батырлык, хезмәт сөючәнлек, кешенең чикләнмәгән мөмкинлекләре символына әверелде, аның исеме тарихка керде. Бу очыш бөтен дөнья өчен зур сенсация була – СССР Американы узып китте, җиһандагы тәүге кеше – СССРдан!

Гагариннан соң да космоска һәр очыш совет иленең зур казанышы буларак кабул ителде.

Юрий Гагарин легендар очышыннан соң бөтен дөньяны йөреп чыга, ә менә Уфада, кызганычка каршы, булмый. Әмма аны безнең башкала белән бик күп нәрсәләр бәйли. Мәсәлән, Уфада Юрий Гагаринны реактив самолетта очарга өйрәткән педагог яшәгән – Николай Пенкин Ырынбурдагы Чкаловский училищесында булачак беренче космонавтны укыт­кан.

Башкортстан башкаласында 1961 елда яңа кинотеатр ачыла, аны беренче космонавт хөрмәтенә атыйлар.

Уфада ике урам Гагарин исемен йөртә. Берсе – Сипайловода, икенчесе Орджоникидзе районының Яңа Черкассы бистәсендә. 1983 елда Сипайлово бистәсендә Башкортстанның атказанган төзүчесе Владимир Унжаков һәм РСФСРның атказанган архитекторы Фәрит Рехмуков тәкъдиме белән яңа урамнарга Гагарин һәм Королев исемнәре бирелде.

2011 елда УДНТУ корпусы алдында Юрий Гагарин бюсты ачылды. 2013 елның сентябрендә Сипайловоның Гагарин урамындагы 14/1 йорт диварында беренче космонавт Юрий Гагарин портреты барлыкка килде. Яшь Уфа рәссамнары Олег Кайбышев һәм Артур Лукьянов тасвирлаган рәсем биш катлы йортның ян ягында ясалган, аның зурлыгы – 7гә 9 метр.

Стәрлетамак метеориты
Стәрлетамак метеориты

Стәрлетамак метеориты
1990 елның 17 маенда 23:20 сәгатьтә 300 килограмм авырлыктагы метеорит Стәрлетамак шәһәреннән 20 километр көнбатыштарак урнашкан “Стәрлетамак” совхозы басуына төшкән. Икенче көнне чокыр янына килгән урындагы журналистлар сүзләренчә, аның диаметры – якынча 10 метр, ә тирәнлеге 5 метр булган.

Бу вакыйганың уникальлеге шунда ки, моңа кадәр бөтен тарих дәвамында шаһитлар күзәткән метеоритның төшүе бер генә тапкыр кратерлар барлыкка килүгә китергән – бу атаклы Сихотэ-Алинь “Тимер яңгыр”ы булган. Хәзер метеорит Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгенең археология һәм этнография музеенда саклана.

Киләчәккә планнар
Миллиардер Илон Маск (SpaceX) 2050 елга кадәр Марста шәһәр төзергә планлаштыра. Русия дә бу уңайдан калышмый – “Роскосмос” Марска экспедиция әзерли.

Агымдагы елның 31 мартында “Роскосмос” дәүләт корпорациясе генеральный директоры Дмитрий Баканов Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда, гомумдәүләт космик проекты хәзер рәсми рәвештә атом-төш космик программасын үз эченә ала, дип игълан итте.

Галим сүзләренчә, җиһанга атом-төш техноло­гияләре – ул амбиция генә түгел, ә киләчәк миссияләр өчен кирәкле нигез. Былтыр “Роскосмос”ның генеральный директоры урынбасары Александр Блошенко, атом-төш энергия җайланмасы ILRS Халыкара Ай станциясенең бер өлеше булачак һәм аңа проектның барлык катнашучылары да керә алачак, дигән иде. Хәзер исә атом-төш программасы рәсми рәвештә дәүләт стратегиясенә кертелде.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас