

Мисал итеп ул СВО яугире Мәҗит Байдәүләтовны китерде.
- "Башкортстан Геройлары" программасында катнашучыларны эшкә урнаштырабыз. Программада катнашучы Мәҗит Байдаүләтов өч елдан артык алгы сызыкта хезмәт итте , «Башкортостан» полкы командиры урынбасары булды. Аны мин безнең сафларда күрәм, аның яхшы белеме, СВО зонасында тупланган зур тәҗрибәсе кыйммәт, — диде төбәк Башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, «Башкортстан Геройлары» проекты республикада махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен булдырылган һәм «Батырлар дәвере» федераль проектының дәвамы булып тора. Уникаль төбәк программасы хәрби хәрәкәтләр учагында үз җаваплылыгын, дисциплинасын һәм лидерлык сыйфатларын исбатлаган кешеләр арасыннан идарә кадрлары резервын формалаштыру өчен җибәрелгән. Быел «Патриот» паркында «Башкортстан Геройлары» программасы финалчылары өчен Өченче белем бирү модуле узды.