+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Барысы да Жиңү өчен
27 Сентября , 13:41

Егетләребез ярдәмсез калмый

Башкортстанның бер районы махсус хәрби операция зонасына агач материаллары җибәрде.

Егетләребез ярдәмсез калмыйЕгетләребез ярдәмсез калмый
Егетләребез ярдәмсез калмый

Башкортстанның Әбҗәлил районыннан махсус хәрби операция зонасына агач материаллары җибәрелгән. Бу хакта муниципалитет башлыгы Айрат Әминев хәбәр итте.

«Алгы сызыкта бу материаллар ышанычлы блиндажларга һәм ныклы яшеренү урыннарына әвереләчәк, алар безнең сугышчыларны салкыннан, дымнан һәм куркынычтан саклаячак. Безнең сугышчылар — Башкортстан уллары, Әбҗәлил районы уллары — анда иң авыр бурычны үти. Һәм алар үзләрен ялгыз итеп хис итәргә тиеш түгел. Без алгы сызыкка туган Әбҗәлил районыбыз урманын, хезмәтебезне һәм иң ихлас теләгебезне җибәрәбез: егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын», — дип яза Айрат Әминев.

Әминев район эшкуарларына һәм Әбҗәлил урманчылыгына рәхмәт белдерде.

Фото: Башинформ

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас