+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 Июня 2022, 07:14

Серле лампа

Бер җитәкче ике урынбасары белән төшке аш ашарга булган. Кафега юл тотканда юлларында бер иске лампага юлыккан болар.

Добавить в предпочтительные источники Google

Бер урынбасар лампага нинди рәсем төшерелгәнен карарга тырышып, аны ышкып җибәргән. Шул мизгелдә лампа эченнән, әкияттәге кебек, төтен сыман җен килеп чыккан.
— Мин һәреберегезнең берәр теләген үти алам, әфәнделәр, боерыгыз! — дигән лампа хуҗасы телсез калган җитәкче белән аның урынбасарларына.
— Минем хәзер үк диңгез буендагы йомшак ком өстендә кызынып ятасым, ә янымда күп тәмле коктейльләр булуын телим! — дип телгә килгән беренче урынбасар.
Теләген әйтеп бетүе булган, шунда диңгез буена очкан да. Моны күргән икенче урынбасар да шунда ук үз теләген әйтергә ашыккан:
— Ә минем шул диңгездә катерда йөзеп, берни хакында уйламыйча, рәхәтләнеп ял итәсем килә!
Икенче урынбасар да шунда ук диңгездәге катерга юлланган.
— Хәзер синең чират, — дип төбәлгән җитәкчегә лампадан чыккан җен.
— Минем теләгем шундый — әле диңгез буена очкан бу ике ялкау да төшке аш вакыты бетү белән эш урыннарында булсыннар! — дип боерган усал җитәкче.
Әйтелгән — эшләнгән.
Әгәр сезнең юлда серле лампалар очраса, дуслар, башта җитәкчегезгә сүзен әйтергә мөмкинлек бирегез...

Фото: visualife.newmobapp.com

Автор:Ляйсан Якупова