+10 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
2 Мая 2023, 14:03

Бедрос бабай, женись давай!

Бедрос Киркоров йорт караучысына өйләнә. Ничә яшь соң әле аңа?

Добавить в предпочтительные источники Google
Бедрос бабай, женись давай!Бедрос бабай, женись давай!
Бедрос бабай, женись давай!

Русиянең халык артисты Филипп Киркоров бер өйләнде дә, башка гаилә корырга җыенмый кебек. Ә менә аның әтисе инде өченчегә башлы-күзле бугай.

Бедросның беренче хатыны – Виктория, ул – Филиппның әнисе. Икенче хатыны Людмила белән 1997 елда кавышалар, анысы урындагы колхоз рәисе була.

Ул Мәскәүгә күчәргә теләми, Новгородта яши һәм укыта икән.

Хәзергесе 43 яшьлек йорт караучы хатын-кыз булуын яза «Комсомольскя правда».

Филипп Киркоров концертында: «Залда минем әти, ул миңа гомер, фамилия бирде, бүген 91 яшьтә диярлек яшь хатыны белән миңа кул чаба. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк», – дигән.

Мәхәббәт инде бу, мәхәббәт! Аеруча 43 яшьлек хатынның 91 яшьлек егеткә карата тагын ни булсын...

Автор:Резида Валитова