+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
17 апрель , 19:40

Һаман ышанып көтә

Салават районында яшәүче берәү мошенникларга 2 млн сумга якын акча күчергән һәм аларның аңа бу акчаны кайтарачакларына һаман ышана.

Һаман ышанып көтә
Һаман ышанып көтә
Себердә вахтада эшләүче ир "Олимп трейд" платформасына акча кертергә карар итә, аның рекламасын социаль челтәрләрдә күрә. 10 меңнән башлап, аннары тагын 135 мең акча кертә, ә аңа 30 мең сум күләмендә "табыш" килгәч, зур күләмдә акча күчерергә карар итә.

Бу алдау схемасы буенча алып барган "остаз" киңәше буенча ул 1,2 млн сум һәм 650 мең сум күләмендә кредит алган һәм барлык акчаларны аферистларга күчергән һәм әкияти күләмдә дивидендлар алачагына һәм аннары типтереп яшәячәгенә өметләнгән.

Ике атнадан соң исә платформа ябылган. Беркатлы ир 2 млн сумга якын акчасын югалткан. Ул әле дә барлык акчаны кире кайтарып алачагына ышана. Ә полициягә хатыны һәм балалары үтенече буенча гына мөрәҗәгать иткән...

фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: