Йөзеннән нур бөркелеп торучы бу апа белән сөйләшә башлауга ук күңелне әйтеп бетергесез тынычлык биләп алды. Бар булмышында сабырлык, тыйнаклык чагылучы ханымның күңел җылысы, гүя, сине дә арбый. Аралаша торгач, шуны аңлыйсың, йөзендә – нурлы елмаю, ә йөрәгендә тиң ярын, газиз баласын югалту ачысы, мәңге төзәлмәс яра...
“Язмыш сынауларын кичерерлек сәламәтлек биргәне өчен Ходай Тәгаләмә рәхмәт. Адәм баласына сынауларның күтәрә алырлыгын гына бирә, сынауларны сабырлык белән кичерә белгәннәргә әҗерен дә кызганмый ул. Бүген кызларым-кияүләремнең кадер-хөрмәтен тоеп яшәү – шул инде аның әҗере”, – дип сүз башлады җиденче дистәне ваклаучы Зәния апа.
Чакмагыш районының Таскаклы авылы кызы ул. Фәния апа белән Сабит абый Кәримовларның тырыш, үрнәкле, күпбалалы гаиләсендә дөньяга килгән.
“Без үскәндә әткәй-әнкәйләр иртә таңнан кичкә кадәр эштә булды. Гаиләдә иң өлкәне буларак, бәләкәйдән кул арасына керергә, үземнән кече дүрт туганыма күз-колак булырга туры килде. Утырып кына дәрес хәзерләргә вакытым да булмагандыр. Аның каравы, сеңел-энеләремне өйгә эшләрен әзерләткәндә укып өлгермәгәнне үзем дә ныклап аңлый бардым”, – дип елмая Зәния апа.
Тозлыкуш мәктәбен тәмамлый, аннары Уфада бухгалтерлыкка укый, эшкә урнаша һәм беркөнне язмышын очрата ул. Егет армиядән ялга икетуган апаларына кайтып төшә. Бу вакытта аларда фатирда торган чибәр, эшкә уңган кызны шунда ук ошата Айрат. Егетнең үзен тормыш шактый камчылап өлгергән. Дүрт яшендә әтисез калган, 7нче сыйныфка укырга кергән елның сентябрендә авыр чирдән әнисе дә дөнья куйган. Тома ятим калган малайны Дүртөйле балалар йортына озатканнар...
“Айрат кечкенәдән әнисенә ярдәмләшеп үскән. Кулыннан килмәгән эш юк. Күңеле нечкә, гадел, кешелекле – әнә шул сыйфатлары белән күңелемне яулады. Хәрби хезмәттән кайткач, бер ел матур итеп очрашып йөрдек һәм гаилә корып яши башладык. Кызыбыз Клара дөньяга килде. Без бик шат һәм бәхетле идек”, – дип гомер йомгагын сүтә Зәния ханым.
Бер яше тулган сау-сәламәт кызга прививка ясыйлар. Язмышның сынавы әнә шуннан башлана. Бала бик каты чирли, гомерен табиблар саклап кала. Тик сабый шуннан соң тернәкләнеп китә алмый... Баланы савыктыру өчен кая гына бармый да, нинди генә табибка күренми алар. Үз вакытында Сәмәркандка да, Грузиядәге билгеле табибларга да алып баралар. Табибларның берсе аларга саф һавага, авылга кайтырга, баланы кәҗә сөте эчереп дәваларга киңәш итә. Күңеле белән һәрвакыт туган ягына тартылган Айрат абый, Зәниясен һәм өч яшьлек Кларасын алып, Дүртөйле районының Иванай авылына кайтып төпләнә. Яшь гаиләгә яшәр өчен колхоз фатир бирә, эшле дә итәләр. Бер-берсен яратып, аңлашып яшәгән парның тормышына ямь өстәп, янә ике кызлары дөньяга килә.
Әлбәттә, нәни Кларага авыл һавасы килешә, саф һавага чыгу, тереклек дөньясы белән аралашу, табигатьтә булу рухына, сәламәтлегенә яхшы тәэсир итә. Ләкин ешая барган өянәкләр аркасында баланың үзен генә бер минутка да калдырып булмый башлый. Билгеле инде, зур җаваплылык алып, авыру сабыйны балалар бакчасына да кабул итә алмыйлар. Тик Ходай көч бирә, җай бирә, юл ача. Зәния апа Иванай авылы балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Шатлыгының чиге булмый – кызы янында, караулы.
– Эшләгән елларда авыр чаклар күп булды. Кызыбызга төнлә күптапкырлар приступлар була иде, төн йокламый эшкә китәбез. Санаулы гына минутлар эчендә өйгә кайтам, ашатам, дару эчерәм дә янә эшкә чабам. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем, балаларымның укытучылары, туганнарым һәрвакыт ярдәм кулы сузды, хәлемә керә белде. Мин аларга гомерем буена рәхмәтле. Элек балалар бакчасы колхозга карый иде бит. Бигрәк тә язгы-көзге кыр эшләре вакытында тәрбиячеләргә соңга кадәр, хуҗалыкта эшләгән кеше баласын килеп алганчы, эштә булырга туры килә иде. Шөкер, Айрат – бала җанлы кеше, тормышымда ныклы терәк булды. Кызларыбыз Гөлнара белән Гөлшат та кечкенәдән апаларын карашып, йорт эшләрендә ярдәмләшеп, тырыш, уңган булып үсте. Мал да асрадык, бакча да карадык, кош-кортлар да үстердек,– ди Зәния ханым.
Ямьле, җылы, матур өй төзеп керү турындагы хыялны тормышка ашырырга да икәү тотына алар. Аның башкарыласы эшләре бихисап була әле. 1993 елның 15 маенда гаилә башлыгы 42 генә яшендә фаҗигале һәлак була. Өч кызы белән тол кала Зәния апа. Кларасына 21 яшь, I группа инвалид, Гөлнараның чыгарылыш имтиханнары алды, ә төпчекләре Гөлшатның 1нче сыйныфка укырга керәсе ел була ул. Гаилә башлыгын югалтуны бик авыр кичерә алар. Зәния апа төннәрен елап үткәрмәс өчен чигүгә тотына. “Энә аз булса да тынычландыра, елап чигеп булмый, үземне кулга алырга бик ярдәм итте”, – ди ул.
Уртанчы кызлары укырга кергәч, кечкенәләре Гөлшат әнисенең уң кулына, ярдәмчесенә әйләнә. Бер вакыйганы искә төшергәндә әни кешенең йөрәге әле дә чымырдап куя. Әнисе эштә чакта Клараның янә көчле өянәге башлана. Мондый вакытларда аны укол ясап кына коткарып була. Ходай көч биргәндер, күрәсең. 1нче сыйныфта укучы сеңлесе шприцка дару җыеп, апасына укол кадый. Беренче тапкыр... Әлбәттә, соңгысы булмый әле. Апасының кыл өстендә торган гомерен саклап калган минутлары булачак әле аның, тагын булачак.
Әтиләрен югалтуга өч ел дигәндә, ишекне янә кайгы кага. 24 яшендә Клара да мәңгелеккә күзләрен йома. Табиблар алты яшендә үк баланың якыннарына барысына да әзер торырга кушып, савыгырлык диагноз түгеллеген әйтеп кайтарган була инде. Ни дисәң дә, газиз кешеләренең йөрәк җылысы, тәрбия, авыл һавасы кызның гомерен озайта.
– Бала үлеме тагын да авыррак булды. Җанның әрнүен эш белән басарга тырыштым. Балалар бакчасында әнисеннән елап калган сабыйларны итәгемә алып, кочаклап тынычландыру, алар арасында булу миңа яшәү көче бирде. Кулыма Коръән китабы алдым, мәчеткә йөреп, аятьләр өйрәнә башладым. Догалар күңелне сафландыра, рухи ныклык бирә. Авыр вакытларда җаны белән Аллаһы Тәгаләгә сыенган кешенең сабыр канатлары сынмый, ул үзендә яшәү өчен көч таба, – ди әңгәмәдәшем.
– Ялгызыгызга гына дөнья йөген тарту җиңел булмагандыр. Сезнең кебек мөлаем, уңган-булган хатынга күз атучылар да булгандыр бит?! – дип сүз катам апага.
– Беренче чиратта балаларымны уйладым, аларга авырлык китерәсем килмәде. Сөекле әтиләре турында җылы истәлекләр саклап яшәсеннәр, күңелләре кителмәсен, дидем. Гомер буе балалар бакчасында эшләгәч, үзем тәрбияләгән сабыйларның да күз алдында чын педагог булып каласым килде. Тәрбияче бар булмышы белән балаларга үрнәк булырга тиеш ул, – ди Зәния Сабит кызы.
Бүген аның иң зур байлыгы, куанычы, юанычы – балалары, оныклары. Ике кызы да югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан. Гөлнарасы гаиләсе белән Иванайда яши. Ире Марат белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Гөлшаты белән Радик кияве – Уфада, алар өч кыз үстерә. Зәния апа балаларын, оныкларын һәрчак якты йөз белән сагынып каршы ала, изге догаларын укып озатып кала. Күп михнәтләр аша килгән бәхетләре көннәре, тыныч күңел халәте гомерле була күрсен!
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.