-7 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
13 июль 2025, 12:40

Кешеләр янында яшәүдән баш тарткан

Илле елдан артык электр кулланмаган. Үлеме нинди булган?

Кешеләр янында яшәүдән баш тарткан
Кешеләр янында яшәүдән баш тарткан

Белорет районының Собхангул авылында 92 яшьлек Киньягул Сәлимгәрәев вафат булган. Аны күпләр Киньягул-бабай дип белгән. Ул ялгыз тормыш символына әверелгән: узган гасыр уртасыннан, башкалар уңайлырак җирләргә күчеп киткәннән соң, авылның бердәнбер кешесе булып калган.

Ул мич ягып җылынган, яшелчә үстергән, умарталык тоткан һәм электрсыз гына яшәгән. Сиксән яшенә кадәр аю алган. Армиядә чакта соңгы тапкыр табибка күренгән. Үләннәрдән дәва алган. Телевизор урынына - "Юлдаш"радиосы һәм батареяләрдәге фонарь. Аның тарихы журналистлар, активистлар һәм битараф булмаган кешеләрнең игътибарын җәлеп иткән, аның турында фильмнар төшерелгән, мәкаләләр язганнар, бүләкләр һәм хәтта генераторлар белән кунакка килгәннәр.

Ялгыз булуына карамастан, Киньягул бабай зур дөньяның бер өлеше булып кала алган. Ул лаеклы, гаҗәеп мөстәкыйль, табигать һәм үзе белән гармониядә тормыш алып барган.

Үзе теләгәнчә яшәгән, унынчы дистәне ваклап үлгән бабай... Урыны үзе яшәгән урыннан да затлырак оҗмахта булсын.

Фото: "Башинформ"

Кешеләр янында яшәүдән баш тарткан
Кешеләр янында яшәүдән баш тарткан
Автор: Резида Валитова
Читайте нас