

Үзен белгәннән бирле ир-ат эшен гел үзе башкарган кеше дә шул хәлгә тарыр икән. Нинди генә эш коралларын үзләштермәде ул? Бүгенге көнгә кадәр аның кулларында болгарка, перфоратор, циркулярка, лобзик, йышкы, балта уйнап кына торды. Аның эшләренә сокланмаган кеше калмагандыр!
Үткән ел икетуган апасы Гөлсем:
– Киләсе елга террасаның эшен бетерергә иде, планыңа шуны кертеп куй әле, туганым, – дип әйткән иде, шул исенә төште Ринатның. Күп уйлап тормыйча, эш коралларын машинасына төяде дә апасы яшәгән бистәгә юл тотты. Гөлсем апасы тәмле ашларын пешереп каршы алды. Тамак ялгап алгач, апасы үзенең планнары турында сөйләде. Күпме материал кирәгәчәген исәпләгәч, апасы улы белән шәһәргә төзелеш материаллары кибетенә юл тотты.
Тик утырмыйм әле дип, Ринат эшне башлап җибәрде. Болгаркасын корып, ишек алдындагы бүрәнәләрне тигезләргә булды. Башта бар да яхшы барды. Инде тәмамлыйм дигәндә, болгаркасы тимергә эләгеп, Ринатның кулыннан ычкынып китте, уң кулын ике урыннан сөягенә кадәр кисеп, идәнгә килеп төште дә сүнде. Бар да күз ачып йомган арада булды. Бөтен җир: террасаның идәне, түбәсе, диварлар, ирнең киемнәре канга батты. Ринат нәрсә булганын да аңламыйча, берничә секундка югалып калды. Бу хәлдә үзенә-үзе ярдәм итә алмаячагын аңлап, утыргычта яткан тастымал белән кулын кысып тотып, урамга йөгереп чыкты. Юл аша чыгып, күршесенең ишеген какты. Аннан 80 яшьләр тирәсендәге Миңсылу әби ике малае белән килеп чыкты да ни булганын да сорамыйча:
– Ни эшләп йөрисең монда канга батып? Бар чыгып кит! Монда сиңа дәваханә түгел! – дип тиргәнеп Ринатны куып чыгарды.
Ринатның кулыннан кан һаман сиптерә, ул яңадан урамга чыкты. Түбән очтан квадроциклга утырып килүче ирле-хатынлы Мусиннар канга баткан ирне күреп, туктап, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртмакчылар иде, соңгы вакытта элемтә начар булу сәбәплеме, озак кына шалтырата алмадылар. Алай да Ринатның кулын тимерчыбык белән кысып бәйләп куйдылар, кан агышы бераз кимегәндәй булды. Ул арада Гөлсем апасы да улы белән кайтып җитте.
30-40 минут дигәндә ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Табибка ни булганын аңлатып торуның кирәге булмады, ирнең кулына жгут салып, укол ясап, шәһәргә алып киттеләр.
Юл буена шәфкать туташы кан басымын, йөрәк тибешен тикшереп барды. Шәһәргә җитәрәк Ринатның хәле мөшкелләнде. Табиб каушап калмады, тагын бер укол эшләргә кушты, бераздан ир күзләрен ачты.
Шулай уйламаганда-көтмәгәндә Ринат дәваханәгә барып эләкте. Килеп керү белән операция бүлмәсенә алып киттеләр.
Операция ике сәгатьләп барды. Уянганда, аны палатага күчергән иделәр.
Бүлмәдә 4 кеше ята. Тәрәзә төбендә яткан 80 яшь тирәсендәге бабайның хәле бигрәк авыр. Ул бертуктаусыз ыңгыраша. Көнен дә, төнен дә йоклый алмый. Әйләнеп ятарга да бик авыр икәне күренеп тора. Бүлмәдәгеләр сөйләве буенча, бабайны 40 яшьлек исерек улы акча таптырып кыйнаган. Тәнендә, битендә бер генә күгәрмәгән җире дә юк, җитмәсә, 4-5 кабыргасы да сынган ди.
Бабайның уң ягында 27 яшьлек Рөстәм исемле егет ята. Аның кабыргасы сынган, бите, куллары сыдырылып беткән. Ул эчкән килеш руль артына утырып, күрше авылга клубка барырга булган. Җитмәсә, үзе генә түгел, машинасына иптәш егетен, яраткан кызын да утырткан. Авыллар арасы әллә ни ерак та түгел, белгән булса, җәяү генә барыр иде дә бит, тик хәзер соң инде. Җәйге таңның сызылып аткан мәлендә яңа гына явып киткән яңгырдан юешләгән юлда машина кинәт салулый башлый, егет куркышыннан рульне әле бер якка, әле икенче якка боргалый. Машина аның саен тыңлашмый, йокымсырап килгән дуслары куркуга төшә. Рөстәм бар көченә рульне уңга бора һәм машина юлдан чыгып оча. Бу хәлне җәяүләп авылга кайтып баручылар күреп калып, машина янына йөгерәләр, канга баткан өч авылдашларын сөйрәп алуга, машинага ут каба. Әлеге өчәүдән тик Рөстәм генә исән кала. Аны дәваханәгә алып китәләр, егет белән кыз җирдә ятып кала. Бу хәлдән соң Рөстәм нык үзгәрә, ашаудан, йокыдан кала. “Азрак терелсәм, СВОга китәчәкмен, монда калырга минем хакым юк! Минем аркада дустым да, яраткан кызым да җир куенында ята, мин ничек аларның әти-әниләренең, туганнарының күзенә карарга тиеш...” – дигән сүзләрне үрсәләнеп кабатлады егет.
Бүлмәдәге дүртенче егет күптән түгел махсус хәрби операциядән кайткан икән. “Үземнең акчага квадроцикл сатып алып, шуның белән алгы сызыкта хезмәт иткән егетләргә азык-төлек, кирәк-яраклар ташый идем. Башта бар да уңышлы барды, шәп йөри, юл юк җирдән дә үтә. Күбрәк әйбер сыйсын дип, егетләр белән арба да тагып җибәрдек. Берчак шулай китеп барганда, дөньяның асты-өскә килде. Квадроцикл бер якка, мин икенче якка чыгып очтым. Электр суккан кебек булды, минаның ярчыклары ике тезгә эләккән икән, аяклар тыңлашмыйлар, шуышып бер агач төбенә барып яттым. Шуны гына көткән кебек, дошман дроны минем квадроциклга барып бәрелеп, аны юкка чыгарды. Күзләргә яшь килеп тулды, йодрыкларны йомарладым, тешләремне кыстым. Аллаһ саклады, әгәр дә квадроцикл янында булсам, миннән дә көлләр очкан булыр иде. Ә аяклар төзәлер, элеккечә үк йөгереп булмаса да, җайлап йөрерлек бит әле, өметне сүндермәскә кирәк беркайчан да”, – диде Илмир.
Менә шушы егетләр белән бер бүлмәдә башланып китте сызланулар белән тулы көн-төннәр. Баштарак авыртуны баса торган дарулар биргәндә, әллә ни түгел иде, тик өйрәнмәсен дип, аларны киметтеләр. Табиб әйтүенчә, Ринатның кул сеңерләре өзелгән, операция вакытында мөмкин булганча, аларны теккәннәр. “Бармакларың эшләп китсә, бик әйбәт булыр, әмма мин тылсымчы түгел, бар да үзеңнең кулыңда”, – дип табиб куркытып та куйды. Җитмәсә, уң кулы бит! Оста кешенең уң кулы эшләмәсә, аш та юк, яшәү дә юк дигәнне бик яхшы аңлый ул. Тик шулай да бирешмәскә, күңел төшенкелегенә бирелмәскә, яшәргә тырышырга кирәклеген яхшы аңлый ул. Шулай иткәндә, Аллаһ боерса, барысы да яхшы булачак!
Гүзәл ЯППАРОВА.
Уфа шәһәре.