+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
4 июнь 2022, 22:00

Радий Хәбиров символик плитәгә нигез салды

Тантаналы чара форумның эшлекле программасын тәмамлады.

Радий Хәбиров символик плитәгә нигез салды
Радий Хәбиров символик плитәгә нигез салды
Кичә Сибайның үзәк мәйданында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, «Русия Туризм корпорациясе.РФ» җәмгыяте башкарма директоры Сергей Красноперов һәм республика Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев инвестицион сабантуеның символик плитәсен салуда катнаштылар.

Ул башланыр алдыннан республика җитәкчесе «Аманат» аллеясында «Сибай илһамландыра» муниципаль мәдәният, мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләре экспозициясен карады.

Шәһәр оешмалары вәкилләре Башкортостан Башлыгына Сибайда мәдәниятне пропагандалау өчен үткәрелә торган чаралар, шәһәр мәктәпләренең республика һәм Русия дәрәҗәсендәге проектларда катнашуы турында сөйләде.

Күргәзмәдә шулай ук халык кәсепчеләре эшләнмәләре, шул исәптән Урал аръягындагы кыйммәтле ташлардан төрле продукция тәкъдим ителде.

Радий Хәбиров Сибай сәнгать колледжының этносәнгать бүлеге укытучысы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Хөкүмәте премиясе лауреаты Асия Гайнуллина белән аралашты. Ул үз акчасына сигез станок сатып алуы һәм Сибайда туку үзәген ачарга планлаштыруы турында сөйләде. Асия Гайнуллина шулай ук узган ел Уфада үттән Бөтендөнья фольклориадасында чыгыш ясаган. Республика Башлыгы халыкның мондый башлангычларына ярдәм кирәк, дип ассызыклады.

Сабантуй ахырында Радий Хәбиров форумны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук Урал аръягын үстерүгәзур өлеш керткән өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

"Урал аръягына, искиткеч Сибай шәһәренә һәрчак аерым хис белән киләм. Биредә хезмәт сөючән, намуслы, яхшы кешеләр яши.

Сибайга үсүен телим. Урамнарыгыз матур булсын, мәктәпләр, ФОКлар төзелсен. Республика сезгә бу эштә һәрвакыт ярдәм итәчәк. Бергәләп алга барачакбыз", - диде республика Башлыгы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: